Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш мәдәният йорты сәхнәсендә театраль дебют

Лаеш ягы талантларга бай. Район мәдәният йортында хорның ике еллыгына багышланган бәйрәм кичәсендә булганнан соң без моңа тагын бер кат инандык. Бу юлы хорда катнашучылар яңа амплуада чыгыш ясадылар. Алар Гогольнең үлемсез комедиясе "Женитьба"дан күренеш куйдылар. Күптән түгел режиссер Анастасия Пожитнова җитәкчелегендә оештырылган труппа искиткеч артистлык сәләтен күрсәтте. Тамашачылар кодалау...

Лаеш ягы талантларга бай. Район мәдәният йортында хорның ике еллыгына багышланган бәйрәм кичәсендә булганнан соң без моңа тагын бер кат инандык. Бу юлы хорда катнашучылар яңа амплуада чыгыш ясадылар. Алар Гогольнең үлемсез комедиясе "Женитьба"дан күренеш куйдылар. Күптән түгел режиссер Анастасия Пожитнова җитәкчелегендә оештырылган труппа искиткеч артистлык сәләтен күрсәтте. Тамашачылар кодалау күренеше вакытында рәхәтләнеп көлделәр; җор телле яучыны (рольне Елена Садовникова башкарды), сайлаучан һәм һавалы кәләшне, аның туганнарын һәм җитез хезмәтче Дуняшаны алкышларга күмделәр. Озак көтелгән кияү Балтазар Балтазарович килү барын да шаккатырды. Барлык мизансценалар бик яхшы эшләнгән, сәхнә костюмнары һәм интерьер шул чор рухына туры китерелгән. Әлеге тамашаның үзенчәлеге тагын шунда, актерлар сәхнәдә түгел, ә турыдан-туры зур булмаган тамашачылар залында уйнадылар. Монда җыелганнар барысы да үзләрен спектакльдә катнашкан кебек хис иттеләр. Бу, һичшиксез, уңышлы иҗади табыш. Рәхмәтле тамашачылар исеменнән хезмәт ветераны Валентина Тухтина чыгыш ясады:

-Күңелле. Дәртләндергеч. Артистларга рольләр бик яхшы туры килә. Афәрин!

Кичәне "Новогоднее поздравление" биюе белән яңа эшли башлаган "Эксперимент" хореография коллективы чыгышы дәвам итте. Бар кешегә уңай кәеф бирүче коллективның көчле энергетикасына, иҗади омтылышына шатланырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишево РДК