Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Нечкәбил-2016“ның сайлап алу турлары старт ала

XII республика "Нечкәбил" ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы Татарстан әниләрен һәм аларның гаиләләрен сайлап алу турларында катнашырга чакыра. "Нечкәбил" конкурсы Татарстан Республикасы Президенты яклавында үткәрелә. Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен, игелек һәм шәфкатьлелекне популярлаштыру. Конкурста катнашып гаилә үз эчендәге культураны, буыннар күчүчәнлеген, патриотизм, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтү; мәдәни һәм...

XII республика "Нечкәбил" ана матурлыгы һәм гаилә конкурсы Татарстан әниләрен һәм аларның гаиләләрен сайлап алу турларында катнашырга чакыра.

"Нечкәбил" конкурсы Татарстан Республикасы Президенты яклавында үткәрелә. Конкурсның максаты - гаилә кыйммәтләрен, игелек һәм шәфкатьлелекне популярлаштыру. Конкурста катнашып гаилә үз эчендәге культураны, буыннар күчүчәнлеген, патриотизм, балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирүне күрсәтү; мәдәни һәм милли гореф гадәтләр, һөнәри горурлык һәм казанышлар турында сөйләү мөмкинлеге ала.

"Нечкәбил" - ул халык һәм гаилә традицияләрен хөрмәтли торган бәхетле татарстанлы гаиләләрнең чын тарихы. Сайлап алу турлары 1 июньдә "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә старт алды.

"Нечкәбил-2016"ның сайлап алу турлары графигына ярашлы төстә, Лаеш районы вәкилләре 18 июньдә Алексеевск поселогының район мәдәният йортында чыгыш ясаячак. Алар белән бергә Аксубай, Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнары вәкилләре дә үз талантларын күрсәтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район