Кама ягы
  • Рус Тат
  • Аларны шигърияткә мәхәббәт берләштерә

    Лаеш ягы музеена килүчеләр игътибарына Казанда яшәүче үзешчән шагыйрь һәм прозаик Владимир Поварынцин шигырьләре һәм очерклар циклы тәкъдим ителде. Музыкаль-шигъри кичә кысаларында үткән шәһәребез кунагы белән очрашу килүчеләрнең берсен дә битараф калдырмады. Музейга даими йөрүчеләр - хөрмәтле хезмәт ветераннары фикеренчә, аларның рухи халәте автор кәефе белән аһәңдәш. Бер буын кешеләре...

    Лаеш ягы музеена килүчеләр игътибарына Казанда яшәүче үзешчән шагыйрь һәм прозаик Владимир Поварынцин шигырьләре һәм очерклар циклы тәкъдим ителде.

    Музыкаль-шигъри кичә кысаларында үткән шәһәребез кунагы белән очрашу килүчеләрнең берсен дә битараф калдырмады. Музейга даими йөрүчеләр - хөрмәтле хезмәт ветераннары фикеренчә, аларның рухи халәте автор кәефе белән аһәңдәш. Бер буын кешеләре булгач аларның уртак әйберләре күп. Бу яшьлекне сагыну да, гадәти әйберне искиткеч күрә белү дә, Туган ил һәм якыннарың алдында бурычны тою хисе дә. Кеше хыйялланган, уйлаган, моңсуланган бар нәрсә шигърият яратучы шигырьләрендә һәм чәчмә әсәрләрдә чагылыш тапкан.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: