Кама ягы
  • Рус Тат
  • Аның юллары иҗат көче турында

    Лаеш ягы музеенда Г.Р.Державинның Ренат Харис татар теленә тәрҗемә иткән "Кизләү" ("Ключ") шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды. Татарстанның халык шагыйре белән шәхсән аралашу, аның иҗат эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары хакында беренче булып белү бәхете тарих, рус теле һәм татар теле укытучыларына, китапханә хезмәткәрләренә, җәмәгатьчелек вәкилләренә елмайды. Исегезгә төшерәбез, Ренат Мәгъсүмович...

    Лаеш ягы музеенда Г.Р.Державинның Ренат Харис татар теленә тәрҗемә иткән "Кизләү" ("Ключ") шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү булды.

    Татарстанның халык шагыйре белән шәхсән аралашу, аның иҗат эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары хакында беренче булып белү бәхете тарих, рус теле һәм татар теле укытучыларына, китапханә хезмәткәрләренә, җәмәгатьчелек вәкилләренә елмайды.

    Исегезгә төшерәбез, Ренат Мәгъсүмович татар, рус, инглиз, башкорт, чуваш телләрендә дөнья күргән 40 тан артык китап авторы. Аның кайбер әсәрләре опера, ораторий, кантата, теле - һәм радиоспектакльләр нигезенә яткан. Р.Харис Россиядә беренче булып Державин шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә алган шагыйрь.

    Ул студент елларында "Бог" одасын укый һәм аның авторының уй-фикерләре тирәнлегенә соклана. Державин әсәрләрен татар теленә яшьлек елларында тәрҗемә итеп карый. Әмма иҗади процесс дистә еллар үткәч кенә башлана. 2003 елда Державинның бер юлы дүрт шигыре тәрҗемәгә "бирелә". Тәрҗемә вакытында автор оригиналның эчтәлеген һәм формасын мөмкин кадәр сакларга омтыла. Ә бит сүзне сүзгә тәрҗемә итү аның өчен үзмаксат түгел. Мөһиме - татар теленә якын, яңгырашлы метафоралар һәм башка нәфис чагыштырулар сайлау.

    Шигърияттән тыш сүз остасы сынлы сәнгать, музыка, иҗтимагый эшчәнлек белән мавыга, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты белән очрашуның лаешлылар һәм шәһәр кунаклары билгеләп үткән 14 июльдә булачак. Державин шигырь бәйрәме алдыннан булуы да истәлекле.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: