Авиация заводы хезмәткәрләре Лаеш ягының истәлекле урыннары белән таныштылар
Казан авиация заводы хезмәткәрләре Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее кунаклары булдылар.
Музей директоры Фәридә Мортазина хәбәр иткәнчә, алар өчен Г.Р.Державинның мемориаль урыннары буенча һәм музейның үзендә мавыктыргыч экскурсия үткәргәннәр, анда экскурсантлар бик теләп осталык сәгатендә катнашканнар.
Аннан соң Лаешның истәлекле урыннары белән танышу булган. Казанлылар “Кама диңгезе” яр буенда булганнар һәм Семрук поселогы декорацияләрен караганнар.
Фотоларны Фәридә Мортазина бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев