Кама ягы
  • Рус Тат
  • Байгал турында легенда

    Лаешның «Kinolife» кинотеатрында тамашачылар алкышына күмелгән “Байгал” фильмын күрсәтү булды.

    Фильмның сценарие Мансур Гыйләҗев пьесасы нигезендә язылган. Сюжет үзәгендә – төп герой Галимҗан Ситдыйков язмышы. Үткән тормышында аның яраткан эше, яраткан хатыны һәм киләчәккә хыяллары булган. Әмма барысы да җимерелгән һәм ул картлыгын Идел буендагы караңгы бер авылда каршылый. Бервакыт ул элекке хатыныннан уллары Рамилнең кешегә һөҗүм итүдә гаепләнеп кулга алынуы турында телеграмма ала. Карт кешенең якын кешесенә ярдәм итү өчен акчасы юк. Шунда ул Байгал (кырпы балыгы) турындагы легенданы искә төшерә, имеш, аның белән очрашу кешегә бәхет китерә...

    Сәгать ярым вакыт бик тиз үтеп китте. Тамашачы режиссер Илдар Ягафаровны, төп рольне башкаручы Ренат Галимовны һәм тавыш режиссеры Виктор Клячкинны озак алкышлады.

    -Сез Татарстан табигатен шундый матур итеп бирә алгансыз, - дип билгеләде кайбер тамашачылар.

    -Фильм бик тирән мәгънәле, дулкынландыргыч, - дип саный икенчеләре. – Күңелгә үтеп керә.

    Сеанс тәмамланганнан соң “Кама ягы” хәбәрчесе “Байгал”ны тудыручылар белән очраша һәм аларга берничә сорау бирә алды.

    -Фильмны төшергәндә иң кыены нәрсә булды? Кайсы сцена зур концентрация һәм көч куюны таләп итте.

    -Иң күп хезмәт таләп иткән процесс – ул монтаж. Монда төшерү мәйданчыгында күзгә чалынмаган кимчелекләр һәм җитешсезлекләр өскә калкып чыга. Шуңа күрә барын җиренә җиткерү өчен безгә яңадан төшерергә дә кирәк булды.

    -Тамашачыларга байгал-балыкның үзе белән очрашу зур тәэсир ясады. Сез ничек компьютер графикасының шундый дәрәҗәсенә ирешә алдыгыз?

    -Техник яктан бу бер дә җиңел булмады. Балык тере кебек күренсен өчен блокбастерлар өчен махсус эффектлар ясаган үз эшенең белгечләре җәлеп ителде. Оператор Юрий Даниловның осталыгын  билгеләми мөмкин түгел. Яшь булуына һәм ВГИКта укып кына йөрүенә карамастан, ул инде Егор Крид өчен берничә клип төшерергә һәм «Форт Боярд» телешоуында баш оператор булырга өлгерде.

    -“Байгал”да рольләрнең берсен популяр артист Владимир Вдовиченков башкарды. Аны сезнең проектта төшәргә чакыру катлаулы булдымы?

    -Без Владимир белән күптән таныш. Ул экспериментлар ясарга ярата һәм тикшерүче роленә тиз риза булды. Ул булган сценаларны ике көндә төшердек. Вдовиченков Ренат Галимов уены белән бик тәэсирләнде һәм безнең белән эшләүгә шатланды.

    -Ә сез шундый искиткеч пейзажларны каян таптыгыз?

    -Идел буен Югары Ослан районы Лабышка авылында төшердек. Анда кеше кулы тимәгән, чиста табигать сакланып калган. Ә татар авылына туры килүче антуражны Әтнә районы Бәрәскә авылында таптык. 

    -Фильм киң прокатка чыгачакмы? Кинофестивальләрдә күрсәтеләчәкме?

    -Киләсе атнадан “Байгал”ны Татарстан кинотеатрларында күрсәтә башлаячаклар. Прокат, кызганыч, бик чикле. Без лентабызны Мисырга, Иранга, Россиянең башка төбәкләренә фестивальләргә алып бардык. Тамашачылар аны яхшы кабул иттеләр. Казанда мөселман киносы фестивалендә ике премия оттык. Туган җирдә бүләкләр алу бик күңелле.

    -Сезнең киләчәккә планнарыгыз нинди?

    -Октябрьдә яңа “Исәнмесез?” фильмын төшерә башларга исәп итәбез. Бу тирәнрәк, татарчарак лента булачак. Әлеге сценарий буенча спектакль куйдылар инде, хәзер чиратта фильм. Сарман һәм Азнакай районнарында һәм Яр Чаллыда төшерәчәкбез.

    -Татарстан кинематографына Россиядә көндәшлеккә сәләтле булу өчен ни җитми?

    -Республикада сәләтле режиссерлар, сценаристлар һәм операторлар күп. Кирәкле көндәшлек бар. Әмма кинематографистларның көчен берләштерү мөмкин булсын өчен үзеңнең киностудияң булу зарур. Үз көчең белән төрле жанрдагы лаеклы фильмнарны күбрәк тудырып булыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: