Кама ягы
  • Рус Тат
  • Безнекеләр Олы Солтанда

    Үткән сишәмбедә безнең районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында концерт куйдылар. Мондый мәдәни алмашуны "Авыл клублары" федераль программасы күздә тота. Олы Солтанда да, Пәрәүдә дә күптән түгел яңа авыл мәдәният йортлары ачылды. Үзләре "яшь" булуга да карамастан, алар авылда мәдәният үзәге булып торалар. Иҗат коллективларына талантлы...

    Үткән сишәмбедә безнең районның үзешчән сәнгатьтә катнашучылары Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында концерт куйдылар. Мондый мәдәни алмашуны "Авыл клублары" федераль программасы күздә тота.

    Олы Солтанда да, Пәрәүдә дә күптән түгел яңа авыл мәдәният йортлары ачылды. Үзләре "яшь" булуга да карамастан, алар авылда мәдәният үзәге булып торалар. Иҗат коллективларына талантлы үзешчән артистлар өстәлә тора. Балык Бистәсе тамашачылары кабул итүе буенча хөкем итсәк, аларның чыгышы югары дәрәҗәдә булды. Солтанлылар Пәрәү, Кече Елга, Нармонка, Габишево, Имәнкискә, 25 Октябрь исемендәге поселок һәм Лаеш җырчыларын, биючеләрен, мәзәк сөйләүчеләрен җылы кабул иттеләр. Пәрәү мәдәният йорты мөдире Фәридә Гомәрова һәм баянчы Мөнир Насыйбуллинны кат-кат чакырдылар. Лаешның 1 нче гимназиясе укучысы Алинә Нәгыймуллинаның моңлы тавышы беркемне дә битараф калдырмады. Ул Йолдызлык-2014 дипломанты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, педагог Юлия Дычекта һөнәри вокал белән шөгыльләнә, өч телдә җырлый. Күпләре Алинәне булачак йолдыз дип саный.

    Кече Елга мәдәният йортының халык театры режиссеры Равилә Вәлиуллина тамашачыларны таң калдырды. Аның чыгышы Равиләнең юморескалар башкару остасы булуын күрсәтте: зал әле рәхәтләнеп көлде, әле моңсуланды. Мимика, хәрәкәтләр, тамашачыларны киеренкелектә тота белү - боларның барысы сәхнәдә чын оста булуын ачык күрсәтте.

    Нурзидә Вәлиуллина быел Казан федераль университетына укырга кергән, аны тәмамлагач татар һәм инглиз телләре укытучысы булачак. Әмма ул сәхнәдән аерылырга уйламый, шуңа күрә дә Лаеш артистлары төркемендә. Аларның һәркайсының үзенең кабатланмас чыгыш ясау манерасы бар. Һәрбер чыгыш турында күп язарга була.

    Тамашачылар арасында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин, Татарстанның федераль казначылык идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов һәм Балык Бистәсе районы башлыгы Илһам Вәлиев бар иде.

    Концерт алдыннан Лаеш җире турында фильм күрсәтелде. Аннан соң Михаил Афанасьев райондагы уңай үзгәрешләр, ә "Казан май комбинаты" ААҖ директоры Дмитрий Самаренкин бу предприятие эше һәм аның үсеш планнары турында сөйләде.

    Концерттан соң артистларга искиткеч кич өчен рәхмәт белдерделәр. 20 августта Балык Бистәсе кунакларын Пәрәү авыл мәдәният йорты кабул итәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: