Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
мәдәният

Ә бәлки аның тарихи кыйммәте бардыр?

Лаеш ягы музеенда экспозицияләргә куелган яки саклагычтагы экспонатларның күбесен битараф булмаган лаешлылар китергән. Аларның актив катнашында район тарихы яңа фактлар һәм реликвияләр белән тулылана. Бер ханым Лаеш ягы музее бусагасын атлады. -Фәридә Гафиулловна кайда? - дип дулкынланып сорады ул. - Мин иске люстра алып килдем. Бәлки ул тарихи яктан әһәмиятледер?...

Лаеш ягы музеенда экспозицияләргә куелган яки саклагычтагы экспонатларның күбесен битараф булмаган лаешлылар китергән. Аларның актив катнашында район тарихы яңа фактлар һәм реликвияләр белән тулылана.

Бер ханым Лаеш ягы музее бусагасын атлады.

-Фәридә Гафиулловна кайда? - дип дулкынланып сорады ул. - Мин иске люстра алып килдем. Бәлки ул тарихи яктан әһәмиятледер? Яки экспозицияне бизәүдә кирәге чыгар. Ул минем машинада. Карыйсызмы?

Ул вакытта музей директоры булмады, алып килгән раритетны карарга музей хезмәткәре чыкты.

-Ниндидер хатынның аны чүп савытына ташларга җыенуын күрдем, - дип аңлата автоледи. - Мин аны туктаттым, музейга илтергә тәкъдим иттем.

Моңа охшаш вакыйгаларның үзенчәлекле мәгънәсе бар. Алар районда яшәүчеләрнең аның тарихына битараф булмауларын күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район