Кама ягы
  • Рус Тат
  • Бөтен җирдә әйлән-бәйлән һәм рус җырлары.

    Кычкырып бәйрәмгә чакырулар, рус мичендә пешкән таба ашлары, шат күңелле җырчылар һәм башка күп нәрсә Каравонны кабатланмас һәм онытылмас итте. Әле сәгать җиде дә тулмаган иде, ә Никольскийга инде рус фольклоры фестивалендә катнашучылар җыела башлады. Ачык төсләрдәге халык костюмнары, кояшлы елмаюлар. Сәүдә рәтләре, осталар авылы, сәхнә мәйданчыклары кунаклар каршыларга әзер......

    Кычкырып бәйрәмгә чакырулар, рус мичендә пешкән таба ашлары, шат күңелле җырчылар һәм башка күп нәрсә Каравонны кабатланмас һәм онытылмас итте.

    Әле сәгать җиде дә тулмаган иде, ә Никольскийга инде рус фольклоры фестивалендә катнашучылар җыела башлады.

    Ачык төсләрдәге халык костюмнары, кояшлы елмаюлар. Сәүдә рәтләре, осталар авылы, сәхнә мәйданчыклары кунаклар каршыларга әзер...

    -Кил әйдә, монда барысы да бар! - Дус кызына телефоннан шалтыратучы кызның сөйләшүен ишеттем ялгыш кына.

    Шул ук вакытта артистлар һаман киләләр дә, киләләр. Берәүләр күпсанлы тамашачыларны шаккатырырга теләп репетиция ясыйлар. Икенчеләре, ерактан килгәннәре, тамак ялгарга ашыга.

    -Якынрак кил, рус мичендә пешерелгән ризыклардан авыз ит! - милли күлмәк киеп билбау бәйләгән яшь кеше шулай чакыра. Ул кунакларны удмурт мич ашлары - перепечләр татып карарга дәшә. Ерак түгел пылау пешә. Төтен һәм ит исе тарала - хәтта авыздан сулар килә.

    Бер якта казаклар кылыч белән селтәнәләр, бәрелеш күренеше күрсәтәләр. Һәм шулкадәр оста килеп чыга, кояшта кылыч йөзләре генә ялтырый. Кунакларны пәһлеван казак тагын да ныграк гаҗәпләндерде: бүрәнәне, кош мамыгы кебек, үзе тирәли бер кулыннан икенче кулына уйнатып кына күчерә.

    Быел хәрби эш яратучыларның күңелен күрделәр. Алар үзләренә хәрби киемнәр киеп карый, озын казак камчысы белән пластик шешәләрне бәреп төшерә, ядрә атучы миниатюр тупны күзәтә алдылар.

    Сәүдә шәһәрчеге кешеләр белән тулды, анда осталар үзләренең кулдан ясалган эшләнмәләрен күрсәттеләр һәм гади булмаган осталыкларына өйрәттеләр. Үрелгән кәрҗиннәр, каен тузыннан ясалган тубаллар, ялтыравык самавырлар, куна такталары... Тимерче осталар бәхеткә дага чүкеп эшләргә, каен тузы буенча осталар үз кулың белән бөти ясарга тәкъдим итәләр. Балалар шәһәрчеге сабыйларны көтә - монда әкиятләр сөйлиләр һәм төрле уеннар уйныйлар. Һөнәрчеләр шәһәрчеге үзәгендә алтын балык - теләк теләп салкын су эчәргә тәкъдим итә.

    Ә әйлән-бәйлән һәм рус җырлары - бар җирдә. Алардан башка нинди Каравон булсын ди?

    Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар әйлән-бәйлән йөри, фотоларга төшәләр һәм шунда ук үз фотоларын Интернетка куялар. Аларда аю, тыңлаучан понилар һәм башка күп нәрсә сурәтләнгән. Май кояшы аяусыз кыздыра. Кызуга бары тик Вася - зур һәм тыныч холыклы дөянең генә исе китми.

    Бар авыл өстендә кыңгыраулар чыңы яңгырый. Музыка, көлү, җырлар, төрле телдә сөйләшүләр. Каравон - рус милли бәйрәме. Әмма аның характеры шундый инде, ул милләтенә, нинди дин тотуына, яшенә һәм музыкаль омтылышларына карамастан, барысын да берләштерә. Рус чибәрләре белән янәшә чын татар егетләрен, ә халык гореф-гадәтләрен саклаучы әбиләр янында милли кием кигән яшьләрне күрергә була.

    Быел иң беренче булып Пермьнең үзешчән артистлары чыгыш ясаган фестиваль яхшы тәэсирләр калдырды. Бар кунаклар бертавыштан Каравонның бик ошавын расладылар: "Масштаблы. Барысы уйланылган, яхшы оештырылган".

    -Тик эскәмияләр генә җитеп бетми, - дип зарланып алды олы яшьтәге кунак ханым. - Утырып торыр урын юк. Ә болай алганда барысы да искиткеч. Бик төрле программа! Каравонны оештыручыларга һәм аңа җәлеп ителгән һәркемгә рәхмәт.

    Быел концерт программасын 150гә якын иҗат коллективы тәкъдим итте. Һәм Никольскийның кунакчыл җирендә барысына да урын табылды.

    Район башлыгы Михаил Афанасьевны, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинны һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллинны ипи-тоз белән каршы алдылар. Алар рус квасын татып карадылар, һөнәрчеләр һәм Каравон артистлары белән аралаштылар.

    Бәйрәмнең тантаналы өлеше күңелле сюрпризларга бай булды. Фәрит Мөхәммәтшин Никольский мәдәният йортына өч миллион сумга сертификат тапшырды. Башка күп кенә иҗат коллективлары да сертификат алдылар, дөрес, бераз кимрәк суммага. Якташларыбызга ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелү турында хәбәрне алкышлар белән каршыладылар.

    Дәүләт Советы спикеры хөкүмәтнең киләчәктә дә Каравонга ярдәм итәчәген ышандырды. Һәр халык мәдәниятенә бертигез якын килерлек итеп уйланылган сәясәт күпмилләтле республиканың дуслыгы һәм татулыгы нигезе булып тора.

    Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәм географиясенең елдан-ел киңәюен, катнашучылар санының һаман артуын билгеләп үтте.

    -Димәк, Каравонга сорау бар, - дип нәтиҗә ясады кунак. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе үзгәрешләрдә район башлыгы Михаил Афанасьевның хезмәте зур булуны ассызыклады. Аның тырышлыгы белән мәйданга брусчатка җәелгән, килү юлларына асфальт салынган.

    2016 ел Каравонының яңалыгы аның режиссеры - Пермьнең халык иҗаты йорты җитәкчесе Татьяна Санникова булды.

    -Бәйрәм - ул концерт һәм күп тамашачылар гына түгел. Бәйрәмдә син аның катнашучысы була алырга тиешсең, - дип саный Татьяна Марковна. - Без халык җырларының тормышыбызның бер өлешенә әйләнүен телибез.

    Безнең партнерларыбыз, ярдәмчеләребез сыйфатында чыгыш ясаган күп кенә галим-тикшеренүчеләрнең монда булуы Каравонның әһәмияте турында сөйли. Мәсәлән, Андрей Кабанов. Ул Никольскийның традицион мәдәниятен өйрәнүне башлап җибәргән.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: