Кама ягы
  • Рус Тат
  • Гәүхәрия Валиуллина шигыре

    Кече-Елгам  Бахадирдай 360 егетеңне, Озаткансың сугыш кырына!

    Кече-Елгам 
    Бахадирдай 360 егетеңне,
    Озаткансың сугыш кырына!
    160ы мәңгелеккә ятып калган,
    Ә хәбәрсез югалганнар....
    Ә хәбәрсез югалганнар кая калган?
    Бабайларым,абыйларым.
    Кан туккәнсез безнең өчен!
    19 ы тулган яшь егетләр,
    Ятып калган бөек ил өчен!
    Әби-бабайларның куз яшьләре,
    Чишмә кебек саркый куңелдә.
    "Әти" сузен әйтә алмый калган,
    Сабыйларың йөрәк турендә!
    Сигез,тугыз яшьлек балалар,
    Алып барды авыр тормышны.
    Тугры булды ул вакытта әниләрдә,
    Таркатмады калган тормышны !

    Тормыш авыр диеп зарланып,
    Юк,йөрмәде безнең әбиләр!
    Ачлы-туклы балаларын кочып,
    Җиңу көнен көтте әниләр!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: