Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Хәй Вахит - безнең данлыклы якташ

Узган Әдәбият елында барлык китапханәләрдә әдәби карталар төзи башладылар. Аларда безнең якташлар - билгеле язучыларның биографиясе, иҗат юлы ачык чагылдырыла. Лаешлыларны атаклы драматургларның берсе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Габделхәй Каюм улы Вахитов (әдәби псевдонимы Хәй Вахит) белән таныштырырга телим. Укучыларыбызга Хәй Вахитның 1951 елдан 1960 елга кадәр гаиләсе белән...

Узган Әдәбият елында барлык китапханәләрдә әдәби карталар төзи башладылар. Аларда безнең якташлар - билгеле язучыларның биографиясе, иҗат юлы ачык чагылдырыла. Лаешлыларны атаклы драматургларның берсе, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Габделхәй Каюм улы Вахитов (әдәби псевдонимы Хәй Вахит) белән таныштырырга телим.

Укучыларыбызга Хәй Вахитның 1951 елдан 1960 елга кадәр гаиләсе белән Татар Сараланында яшәгәнлеген белү кызыклы булыр. Ә аның тормыш иптәше, 93 яшьлек Рафига апа хәзергә кадәр безнең авылда яши.

Хәй Вахит Бөек Ватан сугышы аша узган. Ул гашыйкларны озакка аерган. Алар дүрт ел буе хат язышып торганнар. Фронттан кайткач, Хәй Вахит Казан консерваториясенә укырга керә. Мединститутны тәмамлаганнан соң Рафига юллама белән Татар Сараланы хастаханәсенә эшләргә килә, аңа җитәкчелек итә. Хәй Вахит аның янына авылга килә, яшьләр язылышалар. Ул чорда Вахитов партия эшендә була. Соңрак аннан китә һәм иҗат, бигрәк тә драматургия белән шөгыльләнә башлый. Ул күп кенә пьесалар яза. Язучылар берлеге әгъзасы була, читтән торып Мәскәүдәге югары әдәби курсларны тәмамлый. 1960 елда аның гаиләсе Казанга күчә. Аның пьесалары башкала театрлары сәхнәсендә куела.

-Ул тамашачылар һәм укучылар арасында зур мәхәббәт казанды, - дип искә ала Рафига апа. - Республиканың әдәби берләшмәсендә Хәй Вахит абруйга ия иде. Яшь драматурглар аңа киңәш сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ул иҗат белән янды, бар буш вакытында язды.

"Беренче мәхәббәт" пьесасы өчен Хәй Вахит Габдулла Тукай исемендәге премиягә лаек була.

Драматург зур әдәби мирас калдыра. Гаиләдә дә барысы яхшы була. Тормыш иптәше белән өч бала үстерәләр. Аларның берсе, уллары Илдар, Татар Сараланында йорт сатып ала һәм даими төстә авылда яши. 1999 елда аның янына гомере буе Казан университетының сәламәтлек саклау пунктында эшләгән әнисе күчеп кайта. Без үзебезнең данлыклы якташыбыз белән горурланабыз, чөнки ул бит барлык атаклы әсәрләрен Татар Сараланында язган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район Тат.Саралы

2
X