Кама ягы
  • Рус Тат
  • Кемгәдер кирәк булу

    Лаешның “Диетон” һәм “Вдохновение” клубларына йөрүчеләр газетабыз хәбәрчесе белән Марий Эл Республикасының Мари-Төрек район үзәгендә булдылар.

    Анда баруның төп максаты – халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре белән тәҗрибә уртаклашу. Мари-Төрек коллегалары лаешлыларны узган ел азагында инвалидлар ункөнлеге кысаларында Йошкар-Олада үткән “Без бергә” фестивалендә танышканнан соң чакырдылар.

    Мари-Төреккә юл озын, гади булмады, әмма кар явуга һәм юлларның мактанырлык булмавына карамастан, Лаеш командасы билгеләнгән урынга барып җитте. Комплекслы үзәк директоры Наталья Шамуратова һәм аның хезмәткәрләре безне “Заря” район ял үзәге ишек төбендә үк каршы алдылар. “Заря” эчендә безне җырлар һәм кызырып пешкән күмәч белән кызыл бизәкләр чигелгән ак күлмәкләр кигән мари-төреклеләр һәм шат күңелле гармунчы көтә иде.

    Лаеш делегациясе шунда ук үзләре алып килгән картиналар һәм кул эшләреннән күргәзмә оештырды һәм мари-төрек артистлары белән чыгыш ясауга әзерләнә башлады. Аны көткән арада актлар залына Мари-Төрек районы инвалидлар җәмгыятьләре рәисләре һәм әгъзалары, Көмеш яшь мәктәбенә йөрүчеләр һәм комплекслы үзәк белгечләре җыелды.

    Мари-Төреклеләр чыгышыннан соң сәхнәгә лаешлылар экскурсиясен оештыручы Зөһрә Лезина котлау сүзе белән чыкты. Ул А.Денежкин исемендәге Шәфкатьлелек ордены эше турында, сигез клуб эшчәнлеге турында сөйләде – араларында тәрбиягә бала  алган “Семь плюс Я” клубы, инвалид яшьләрнең “Надежда” клубы һәм шикәр авыруы белән авыручыларның Татарстанда бердәнбер “Диетон” клубы бар.  Тамашачылар Денежкин һәм Левандовская-Фомина премияләре, клублар һәм Орден үткәргән төрле фестивальләр, “Орфей” шигъри клубы әгъзаларының 24 китап чыгарулары турында белделәр. Аннан соң Лаеш кунаклары берничә номер күрсәттеләр – җырладылар, биеделәр, шаян күренешләр күрсәттеләр, матур итеп мәсәлләр һәм шигырьләр укыдылар.

    Концерттан соң коллегалар чәй табыны артында очраштылар. Менә шунда лаешлылар һәм мари-төреклеләр тәҗрибә уртаклаштылар, эш үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Аннан соң без В.П. Мосолов исемендәге крайны өйрәнү музеенда булдык. Музейда мавыктыргыч экспонатлар күрдек: борынгы мари әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары, аларны музей хезмәткәрләре бөртекләп җыйган һәм кадерләп саклыйлар. Берничә стенд хайваннар сөякләренә багышланган: мамонт тешләре, бизон мөгезе, мөгезборын баш сөяге... Гармуннар тупланмасы да игътибарны җәлеп итә. Мари осталары эшләгән скульптуралар җанлы кебек тоелдылар, алардан күзне алып булмый... Әмма бар яхшы нәрсә тиз уза, кире юлга чыгар вакыт җитте.

    Өйгә кайту юлында хәбәрчебез Зөһрә Лезинадан тәэсирләре белән уртаклашуын үтенде:

    -Марий Элга беренче мәртәбә генә килүебез түгел. Йошкар-Олада узган чарада без монда, Мари-Төректә нинди кызыклы эш алып барылуын аңладык һәм очрашу турында килештек. Мондагы коллегаларыбыз көмеш яшьтәге кешеләр белән шөгыльләнәләр, аларда спорт эше яхшы куелган. Иң мөһиме – тәҗрибә уртаклашу. Мин үзем өчен яңалык алдым – мәсәлән, тасмалар белән мавыктыргыч эшләр. Без кызыклы кешеләр белән аралаштык, мари халкының үзенчәлекләрен белдек, хуҗаларны безнең якка чакырдык. Монда бөтенләй башка урын, башка кешеләр. Чәй табыны артында без үз проблемаларыбызны тикшергәндә җитди сөйләшү булды. Мәсәлән, мари-төреклеләрнең хәйриячеләре юк. Безнең өчен чыгыш ясау файдалы булды: таныш булмаган кешеләр алдында чыгыш ясау – бу зур эш. Көмеш яшьтәге кешеләр өчен үзеңә дә, кешеләргә дә шатлык китерү аеруча мөһим. Кеше үзенең кемгә булса да кирәк булуын тойса, шул чакта аңа да яхшы була.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: