Кама ягы
  • Рус Тат
  • Холи буяулары фестивале

    Лаешта Балаларны яклау көнендә Г.Р. Державин исемендәге мәйданда күңелле һәм үзенчәлекле вакыйга булды: лаешлылар рәхәтләнеп Холи буяулары фестивалендә катнаштылар.

    Денис Фролов фотосы.

    Шундый сәер исемле фестивальне беләсезме? Әйдәгез, аның нинди булуын ачыклап карыйк. Соңгы елларда бу бәйрәм аеруча киң таралды – яшьләр арасында да, өлкәннәр арасында да. Ә ул күп гасырлар элек Һиндстанда барлыкка килгән. Язгы чор җитүне, чистарыну, яңа тормыш уянуны гәүдәләндерә. Үсемлектән ясалган буяулар кулланыла, шуңа күрә аларның зарары юк. Алар составына азык буяулары кушылган крахмал яки кукуруз оны. Тиз юыла, тәннән су яки дымлы салфеткалар ярдәмендә чистартып була. Шуңа күрә мондый салфеткаларны алдан хәстәрләп кую зарур, порошок күзгә яки авызга керү очрагына. Холи буяулары фестиваленә гадәттә иң гади, хәрәкәтләнүгә комачауламаган һәм ташлап була торган кием кияләр. Аксыл һәм бер төсле булса тагын да яхшы – шул чакта аңа буяулар тигез төшә.

    Шулай итеп, 2019 елның 1 июнендә кич белән 100ләп кыю кеше район мәдәният йорты янына җыелды. Алып баручылар сигналы буенча күңелле төрле төстәге феерия башланды. Балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр матур төстәге буяуларны өскә сиптеләр. Фестивальдә катнашучылар шырык-шырык көлделәр, тирә-юньдәгеләргә төрле төстәге порошоклар сиптеләр. Алар катнашып җиргә төштеләр, әйтерсең төрле төстәге коры яңгыр. Чәчләр, футболкалар, чалбарлар, асфальт – барысы ачык матур төстә. Балалар һәм өлкәннәрнең бәхетле йөзләре Холи буяулары фестивалендә катнашучыларның шат булуларын күрсәтә. Ә аннан соң дискотека булды. Ул да шулай ук искиткеч булды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: