Кама ягы
  • Рус Тат
  • Китап укуның мөһимлеге турында

    Китаплар дөньяны коткарыр Язгы каникул көннәрендә Лаешның 3 нче төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Балалар китабы атналыгы" бәйрәме үткәрелә. Алты көн дәвамында мәктәп балалары викториналарда һәм конкурсларда катнашалар, китап тышлары, рәсемнәр ясыйлар, кычкырып укыйлар. Аларга Х.К.Андерсенга һәм аның әкиятләренә багышланган күргәзмә тәкъдим итәләр. Бәйрәм тарихы белән таныштыралар. 1943 елның, 26 мартында...

    Китаплар дөньяны коткарыр

    Язгы каникул көннәрендә Лаешның 3 нче төп гомумбелем бирү мәктәбендә "Балалар китабы атналыгы" бәйрәме үткәрелә.

    Алты көн дәвамында мәктәп балалары викториналарда һәм конкурсларда катнашалар, китап тышлары, рәсемнәр ясыйлар, кычкырып укыйлар. Аларга Х.К.Андерсенга һәм аның әкиятләренә багышланган күргәзмә тәкъдим итәләр. Бәйрәм тарихы белән таныштыралар.

    1943 елның, 26 мартында язучы Лев Кассил инициативасы буенча Мәскәүдә "Китап туган көне" үткәрелә. Кырыс сугыш көннәрендә Маршак, Чуковский, Барто һәм башка язучыларның әсәрләре балаларга исән калырга ярдәм итә. Шул көннән башлап бәйрәм ел саен язгы каникулда үткәрелә. Хәзер, үсеп килүче буын планшетлар белән мавыкканда һәм Интернет челтәрендә вакыт әрәм иткәндә, бу аеруча мөһим - китаплар мәгълүмати чүп-чардан коткарырга тиеш.

    Максим Козлов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: