Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаеш районына бар дөньядан туристлар килә

    Район буенча экскурсияләр уңыш казанды, шул исәптән чит илләрдән килүчеләрдә дә. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина 20 елдан артык инде туристлар җәлеп итү белән шөгыльләнә. -Беренче экскурсантлар 1999 елда Лаешка Казаннан килде, - дип искә ала Фәридә Гафиулловна. - Ул чакта группа ике автобус белән килде. Соңгы...

    Район буенча экскурсияләр уңыш казанды, шул исәптән чит илләрдән килүчеләрдә дә.

    Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина 20 елдан артык инде туристлар җәлеп итү белән шөгыльләнә.

    -Беренче экскурсантлар 1999 елда Лаешка Казаннан килде, - дип искә ала Фәридә Гафиулловна. - Ул чакта группа ике автобус белән килде. Соңгы елларда экскурсиягә килүчеләр саны сизелерлек артты. Узган елда 4333 кеше бездә кунакта булды.

    Килүчеләр тарих, милли гореф-гадәтләр һәм истәлекле урыннар белән кызыксыналар. Кешеләрне район белән тулырак таныштыру өчен без берничә туристик маршрут эшләдек.

    -Иң киң таралганы - "Лаеш районы этник гореф-гадәтләре", - дип сүзне дәвам итә Фәридә Мортазина. - Кешеләр рус, татар һәм керәшен йолалары белән танышалар. Экскурсантлар Никольский, Ташкирмән һәм Атабай авылларында булалар. Аларны җырлар, гадәти сый-хөрмәт, уеннар, Кама һәм Идел елгасының искиткеч күренешләре көтә. Узган елда бу маршрут "Туризм лидеры" республика конкурсы йомгаклары буенча яхшы дип табылды.

    Державин мемориаль урыннары буйлап үтә торган тур да популяр. Май чабуга багышланган экскурсия уңышлы үтте. Туристлар театральләштерелгән тамаша карадылар, дөя фермасында булдылар, матрешкалар бизәделәр һәм туйганчы коймак белән сыйландылар.

    -Безнең районга Россиянең төрле почмакларыннан сәяхәтчеләр килә, -дип билгеләп үтә Фәридә Гафиулловна. - Хәтта Владивосток, Хабаровск һәм Улан-Удэдан килүчеләр булды. Австралиялеләр, испаннар, шведлар, кытайлар, яңазеландиялеләр һәм башкалар безгә кунакка килде. Чит илләрдән килүчеләр өчен эшләнгән маршрут татар авыллары аша үтә.Алар Урта Девятово чишмәсендә, Имәнкискә шәһәрлегендә булалар һәм милли кухня белән танышалар.

    Башка шәһәрләр һәм илләр кунакларын җәлеп итү өчен Лаеш ягы музеенда күп көч куялар.

    -Театральләштерелгән шоуларны без мөстәкыйль әзерлибез, - дип сүзне дәвам итә музей директоры. - Профессональ артистлардан калышмаска тырышабыз. Туристик юнәлешне үстерү буенча башка төбәкләр һәм илләр тәҗрибәсен өйрәнәбез. Мин Ярославльдә, Карелия һәм Грециядә булдым. Алган тәҗрибә һәм белемнәрне Лаеш җиренә күчерергә омтылабыз.

    Экскурсантлар саны торган саен арта, туристик җәлеп итүне үстерүнең потенциалы зур. Әмма моның өчен инфраструктураны үстерү зарур.

    -Мәгълүмати күрсәткечләр, чит телләрдә басылган буклетлар һәм актив рекламалау таләп ителә, - дип исәпли Фәридә Мортазина. - Кунакханәләр һәм сәүдә нокталары җитми. Кама ярында күзәтү мәйданчыгы булдыру өчен ТРда туризм өлкәсен үстерү программасына керәсе килә. Лаеш районында кызыклы урыннар күп, теләк булганда өч көнлек маршрут эшләргә була.

    Безнең кече туган илебез, бәлки кайчан булса да иң популяр экскурсия маршрутларына керер.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: