Кама ягы
  • Рус Тат
  • Лаешка Гавриил Державинның ерак туганы килде

    Державин укулары-2019ның мактаулы кунагы, Франциядә яшәүче Надин Грегори (Надежда Михайловна Бестужева) ире белән инде дүртенче тапкыр Лаеш ягында булып китте.

    Көнбатыш Европадан гаилә пары Сокуры һәм Егорьевода булды. Район буенча экскурсияне Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазина үткәрде. Шәһәр кешеләре белән очрашуда Надин Бестужева-Грегори җылы кабул итү һәм Державин истәлеген кадерләп саклаган өчен рәхмәт белдерде. Франция кунакларына Лаеш символикасы белән истәлекле сувенирлар һәм бүләкләр тапшырдылар.

    Надин Грегориның карт бабасы Павел Панаев гамәлдәге статс советник, юллар элемтәсе инженеры, Мәскәү техник училищесында инженерлык һәм төзелеш сәнгате профессоры була. Аның әбисе, Надежда Васильевна Страхова - Державинның туганнан-туган апасы. Надинның бабасы, Иосиф Панаев, галим-химик, революциядән соң Европага эмиграциягә китә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: