Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
мәдәният

Моңлы күңел мәхәббәт бүләк итә

Төбәкара "Небо на земле" дини музыка фестивале менә алтынчы тапкыр Татарстан, Идел буе шәһәрләреннән хор коллективларын Лаеш җирендә җыйды. Фестивальне ачып Лаеш районы рухание Федор атакай форумның мәдәният тормышы үзәгендә булуын билгеләп үтте. Аңа елдан ел яңа коллективлар килә, репертуар байый, кызыклы башкаручылар барлыкка килә. -Бу дини бәйрәмнең әһәмияте зур....

Төбәкара "Небо на земле" дини музыка фестивале менә алтынчы тапкыр Татарстан, Идел буе шәһәрләреннән хор коллективларын Лаеш җирендә җыйды.

Фестивальне ачып Лаеш районы рухание Федор атакай форумның мәдәният тормышы үзәгендә булуын билгеләп үтте. Аңа елдан ел яңа коллективлар килә, репертуар байый, кызыклы башкаручылар барлыкка килә.

-Бу дини бәйрәмнең әһәмияте зур. Ул башкару осталыгы белән җәлеп итә, безне җирдән күтәрә - диде үз чыгышында Федор атакай. - Иң нечкә хисләрне уятып ул, бәлки, кемгәдер гыйбадәтханәгә юл күрсәтер, ә кемнедер асылы турында уйланырга мәҗбүр итәр.

Фестивальдә Лаеш район Советы һәм Лаеш башкарма комитеты вәкилләре, республика һәм Идел буе өлкәләре дин әһелләре мактаулы кунаклар сыйфатында катнаштылар. Казан епархиясеннән иерей Константин Галыгин чыгыш ясады. Җыелучыларны Лаеш район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова сәламләде, иҗат коллективларына уңышлар, саулык, имин тормыш теләде. София соборы настоятеле Алексий атакай дини форумның тарихы турында сөйләде.

-Алты ел элек без район башлыгы Михаил Афанасьев ризалыгы, тырышлыгы белән фестиваль оештырдык. Шуннан бирле ул аның игътибары астында һәм катнашында уза, - дип әйтеп китте Алексий атакай.

Түбән Кама рәссамы Елена Корсакова иҗат иткән - агач гыйбадәтханә моделен фестивальдә катнашучылар исеменнән Михаил Павловичка бүләк иттеләр.

Форум Казанның "Распев" хоры чыгышы белән башланды. Ирле-хатынлы Есиннар җитәкчелегендәге бу коллектив лаешлыларга яхшы таныш. Псалмнар һәм авторы иеромонах Нафанаил башкарган дини җырлы догалар, музыка астында изге Серафим Саровский турында яңгыраган борынгы дини шигырьләр мәхәллә халкының йөзләрен яктыртты, алар гүя күккә күтәрелделәр. Хор Петр Чайковский һәм Павел Чесноковның берничә әсәрен башкарды. Тамашачылар Мари Элның Горномарий районы Пайгусово авылыннан килгән "Йанг Юк" (марийчадан "Җан авазы") миссионер коллективын алкышларга күмделәр. Борынгы "Душа моя прегрешная"дини шигыре, "Спи, Иисусе" колядкасы җырчыларның фәрештәләргә тиң тавышлары белән таң калдырды. Барысы алкышладылар, "Афәрин!" дип кычкырдылар.

"Воспеваю все то, что люблю, словно песнь я для Бога пою..." Нина Стебелекның бу юллары фестиваль атмосферасын ачык күрсәтә. Түбән Каманың "Верую" һәм Лаешның "Радоница" балалар коллективлары чыгышы дини музыка авазлары, башкару осталыгы белән сөендерде, якты моңсулык өстәде. Догалар, җырулар - Аллаһ белән дини, якты элемтә - болар Самара, Бөгелмә, Мари Эл, Казан һәм Лаеш коллективлары әсәрләрендә ачык яңгырады. Тамашачылар инде үз иткән Елена Калиткина җитәкчелегендәге "Благовест" ансамблен җылы каршыладылар. Безнең якташлар фестивальнең йомгаклау аккордына ямь өстәделәр. Моңлы күңел ярату өләшә. Концерттан киткәндә тамашачыларның күңелләре күтәренке иде. Сүз дә юк, безнең җаныбыз, күңелебез баеды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined