Кама ягы
  • Рус Тат
  • Президент Рөстәм Миңнеханов: "Без Татарстанда шундый бәйрәм булу белән горурланабыз"

    Үткән якшәмбедә булган бөтенроссия "Каравон" рус фольклоры фестивале кешеләрнең күп булуы белән рекорд куйды.

    Фестивальгә килүчеләр һәм кунаклар саны 12 мең кешедән арткан. Каравонга даими килүче хәбәрчеләр: "Фестиваль турында язу алар өчен җиңел эш булмавын" әйттеләр. Бәйрәмнең ничек үтүен тасвирлаганда эпитетларны кабатламау аеруча кыен. Минем юлым уңды, анда беренче мәртәбә булдым, аның сихри тәэсирен үземдә сынарга туры килде. Әкияти шәһәрдәге кызыклы ярминкәгә эләккән кебек тоясың. Ә ул ерак үткәндә калган. Совет чорында Каравон да онытыла башлаган, хәзер бар матурлыгы, серлелеге белән калкып чыккан - 20 елдан артык бу бәйрәм рус халык иҗатын яратучыларның игътибар үзәгендә.

    Бәйрәм олы кунаклар - ТР президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевны ипитоз белән каршылаудан башланды. Алар "Авыл утары" һәм "Осталар шәһәрчеге" комплексларында булдылар, халык һөнәрчелеге вәкилләре белән аралаштылар. Президент кызыгып халык уены - бурада (городки) үз көчен сынап карады. Аннан соң олы кунаклар әйлән-бәйләнгә бастылар һәм "Как по морю синему" көе астында каравон адымнары белән әйләнделәр. Президент "Каравон" музеенда булды, монда куелган экспозицияләр бу көнне күп кешене кызыксындырды. Фестиваль гадәттәге театральләштерелгән кереш өлеш белән башланды. Быел аның сценариенда Борынгы Русьтагы кыр эшләре һәм язгы эшләрдән соң халыкның күңел ачуын чагылдырган йолалар һәм гореф-гадәтләр күренешләре бар иде.

    Бәйрәмдә катнашучыларга һәм кунакларга М.Афанасьев мөрәҗәгать итте. "Никольскийда яшәүче өлкән буын тырышлыгы белән бик тә үзенчәлекле гадәт сакланып калган. "Каравон" мәдәни брендка әйләнде, аның чикләре киңәя: катнашучылар, тамашачылар һәм кунаклар елдан ел арта", дип әйтеп үтте район башлыгы.

    Татарстан Президенты да аның фикерен дәвам итте, Каравон бик тә кирәкле үзенчәлекле бәйрәм, без аны дәвам итәргә тиеш, чөнки "үткәне булмаганның киләчәге дә булмый", диде ул. "Бу мохитне булдырган һәм аны саклаган кешеләргә рәхмәт. Без Татарстанда шундый бәйрәм булу белән горурланабыз", - дип басым ясады Р.Миңнеханов.

    Аннан соң бүләкләү булды. Никольский авылы мәдәният йорты директоры Светлана Трусова һәм Казанның рус фольклоры үзәге директоры Александр Смирнов "Атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә лаек булдылар. Шулай ук районның мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә керткән өлеше һәм намуслы хезмәте өчен Лаеш районы мәдәният бүлегенең элекке мөдире Вера Банновага һәм шәхси эшмәкәр Игорь Бурмистровка декоратив-гамәли иҗатны үстерүе өчен рәхмәт белдерелде. Лаеш район мәдәният йортына республика башлыгы сертификат тапшырды. Быел 25 еллыгын билгеләп үткән Никольский авылының "Каравон" фольклор халык ансамбле артистлары истәлекле бүләкләр алдылар.

    Дүрт концерт мәйданчыгында Татарстанның 37 шәһәре һәм районыннан, Мәскәү, Киров өлкәсе, Марий Эл, Чувашия, Башкортостаннан 130 фольклор ансамбль чыгыш ясады. Теркәлгән артистларның саны ике мең кешедән арткан.

    Километрга сузылган "каравон" урамнары буйлап үткәндә фольклор коллективлар әгъзалары очрый, аларның киемнәре төрледән төрле: гадәттәге кызыл, зәңгәр, шәмәхә, ачык яшел төстәге сарафаннар, матур итеп энҗеләр, бисерлар белән чигелгән баш киемнәре үзенә тарта. Һәр яктан борынгы көйләр, шаян такмаклар яңгырый - халык та җырчылардан калышмый, үзләре дә кушыла. "Сез кайларда булдыгыз, кайлардан килдегез?" дигән сорау белән хәбәрчегез сәүдәгәрләргә мөрәҗәгать итте. Алар арасында Йошкар-Ола һәм Тольятти, Самара һәм Сызрань, Владимир һәм Түбән Новгород һәм безнең республика шәһәрләреннән дә вәкилләр бар иде. Күбесе фестивальгә беренче тапкыр килгән, башка шәһәрләрдә мондый фестивальләрдә аренда өчен түләтүләрен әйтәләр. "Бу бәйрәмнең бер көн генә булуы кызганыч, күбрәк тә саткан булыр идек", - диде Түбән Новгородтан килгән кырыктартмачы... Түбән Новгород өлкәсе Семенов шәһәреннән килгән агачтан уеп әйберләр ясаучы оста Андрей Устинов мондый фестивальләрне оештыруны өйрәнү өчен үз кешеләрен алып килергә теләвен әйтте.

    Мин "Лент мардеж" мари фольклор ансамбленең өч кызын очраттым, ә ул маричадан тәрҗемә иткәндә "Ягымлы җил" мәгънәсендә (французча яңгыраган кебек). Коллектив туган телләрен һәм аның гореф-гадәтләрен популярлаштырырга ниятли. Анда катнашучыларның берсе - яшь буын вәкиле, ул Казанда мари милли мәдәнияте автономиясенә җитәкчелек итә. Бу яктан караганда "Каравон" толерантлы һәм ачык фестиваль. Ул барлык чикләрне үтеп, киңәя, тарала. Бу искиткеч Каравон фестиваленә нигез салучы, шул исемдәге музей директоры Сергей Трусов менә нәрсә диде: "Мин велосипед белән авылымны әйләнгәч, быел кунаклар һәм катнашучыларның күп булуына инандым: үткән еллардагыдан берничә мәртәбә артык. Быел һава торышы да яхшы һәм интернет аша бәйрәмне турыдан-туры күрсәтү дә үз ролен уйный. Аны күреп кешеләр машиналарына утырып Никольскийга киләләр. "Каравон" музеенда алма төшәр урын да юк - бар кеше монда керә. Барлык экспонатларны тотып карарга була, ә килүчеләр бу хокуктан теләп файдаланалар, бик тә "демократик музей".

    Төштән соң "Каравон"ның төп мәйданында "Играй, гармонь!" тапшыруын да төшерделәр, бу эшкә Анастасия Заволокина җитәкчелек итә. "Частушка" ансамбле чыгыш ясады, ә аннан соң тыңлау үткән гармунчылар сәхнә тотты. Төшерү төркеме "Играй, гармонь!" программасының махсус чыгарылышы өчен материаллар җыйган. Яраткан телетапшыру кадрына эләгергә теләүчеләр күп булды.

    Әйлән-бәйлән аланында халык күңел ачты: кемдер гармунга кушылып җыр суза, кемдер ямь-яшел чирәмгә утырып ял итә. Без монда Казанның рус фольклоры үзәге директоры Александр Смирновны очраттык. Аны "атказанган" исеме белән котлап, тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек. "Быелгы бәйрәм миңа ошады. Үз чикләрен киңәйтеп ул үзенең гадилеген югалтыр дип борчылган идем, юкка булган. Һәр кеше үзе эзләгәнне тапты, - диде А.Смирнов һәм үз теләкләрен җиткерде, - Хәзергечә әйткәндә күбрәк интерактив булсын, халыкка якынрак булу кирәк. Әйлән-бәйлән аланын тигезләү дә яхшы булыр иде"...

    Әгәр каравон тәэсирләре турында миннән сорасалар, мин бу бәйрәмгә беренче күрүдән гашыйк булдым, дияр идем. Матур өлешләре хәтердә калыр, бу бәйрәм турында искә төшергәндә күңелне җылытыр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: