Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Урта Девятово чишмәсе кешеләрне берләштерә

Урта Девятовода чираттагы Чишмә бәйрәме булды.

Денис Фролов фотосы

Туган ил нәрсәдән башлана? Менә шундый авылдашларны берләштергән авыл бәйрәмнәреннән. Монда, зур булмаган авылга, Лаеш районыннан, күрше районнардан һәм Татарстан башкаласыннан кунаклар килде.

 

Чишмә көне велоузыштан башланды. Беренче мәртәбә ике маршрут эшләнде – балалар һәм өлкәннәргә. Аннан соң балалар өчен “Ватылган самолет” квесты үткәрделәр.

 

Зур булмаган бәйрәмгә кешеләрне нәрсә җәлеп итә? Мөгаен, аның гадилеге һәм җылы мөнәсәбәтедер, алар соклану белән гаҗәеп яраша. Фольклор коллективларның чишмгә төшүе генә дә ни тора. Монда кешеләр йөзендә елмаю, музыка.

Чишмә бәйрәме шундый булып истә калыр. Кунакларны Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, җирлек башлыгы Ольга Чумарова тәбрикләде. “Алексеевская керамика” ААҖ гендиректоры Рәмис Кәбиров та чыгыш ясады. Алар хезмәттә, спортта, җәмәгать тормышында актив авыл халкына рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар. Чишмә бәйрәмендә никахлашкан Балминнар гаиләсен котладылар – бу аның тарихында беренче мәртәбә. ТР хисап палатасы рәисе Алексей Демидов адресына рәхмәт сүзләре яңгырады. Нәкъ менә аның актив катнашында Чишмә көне үткәрелә башлады. Урта Девятовода яшәүчеләр аңа үзе туган авылны онытмавы, ярдәм кулы сузуы өчен рәхмәтлеләр.

Урта Девятовоның иң яшь кешесен - өч айлык Дмитрий Блохинны һәм иң өлкәнен – 97 яшьлек Прасковья Наумованы котладылар.

 

Чишмә көне алдыннан иң яхшы өй яны участогы өчен интернет тавыш бирү үткәрелде. Анда Олег Блохин гаиләсе җиңде. Күп квартирлы йортлар арасында да иң яхшы өй яны территориясенә конкурс булды. Сергеев урамындагы №1 йорт җиңүче дип танылды.

 

-Безнең бәйрәмнең максаты гадәтләребезне яшь буынга тапшыру, үзенчәлегебезне саклау,  - дип билгеләп үтте мәдәният йорты директоры Ольга Демидова. – Ә халык җыры, мөгаен, иң яхшы чарадыр. Шуңа күрә без ике концерт программасы планлаштырдык. Берсе – “Лаеш районы- безнең кече Туган ил”, икенчесе – яшьләр концерт марафоны.

Теләсә нинди күңел ачу, теләгәнен сайлап ал: халык уеннары, осталык сәгатьләре, сәүдә рәтләре, волейбол турниры, Казанның “Aloud” кавер төркеме музыкасы астында дискотека, буада су фонарьлары шоуы, бәйрәм салюты, салкын сулы чишмә, фонтан – алар яхшы кәеф өчен булдырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев