Кама ягы
  • Рус Тат
  • Россия мәдәниятенә үз өлешләрен керттеләр

    Июль урталарында Казанга Панаевларның Франциядә яшәгән нәсел дәвамчылары - Элен һәм Надин Бестужевалар килде. Аларның әнисе - Александра Иосифовна Панаева, революциядән соң Франциягә киткән галим-химик Иосиф Павлович кызы, галим 1928 елда Парижда вафат була. Иосиф Павловичның әтисе - Павел Петрович Панаев - Казанда 1870 нче елларда атлы-тимер юл төзелешенә җитәкчелек...

    Панаевлар нәселенә мәдәният өлкәсендәге эшчәнлек дан китерә. Аларны Россиянең төп культуртрейгерлары - мәдәни мәйданчыклар оештыручылар дияргә була. Казан белән бәйле Панаевларның күбесе 19 гасырда Санкт-Петербургка күчә, анда алар нәселе бөтенроссия танылуы ала.

    Панаевларның иң танылганы - Иван Иванович Панаев - Некрасов көрәштәше, "Современник" журналын оештыручыларның берсе була.

    Павел Петровичның икетуганы - Валериан Александрович Казан губернасында туа һәм Санкт-Петербургта Кышкы театр оештыра. Валерианның театр белән мавыгуы шулкадәр көчле була ки, хәтта ул шул сәбәпле бөлә дә. Аның кызы Елена Сергей Дягилевны - Франциядә киң танылу алган "Рус сезоннары"н оештыручыны үстерә.

    Валерианның икенче кызы Александра күренекле опера җырчысы, "Евгений Онегин" операсының концерт башкарылышында беренче Татьяна була. Аны Петр Иванович Чайковский аеруча ярата һәм аңа берничә романс багышлый. Ул чолганышта калган Ленинградта вафат була.

    Валерианның энесе - Леодор 1870 елларда Казанда Панаев бакчасы булдыра, шәһәрнең төрле баскыч тамашачысын театр сәнгатенә тартуны максат итә. Панаев театры казанлыларның яраткан ял итү урынына әйләнә. 1880 нче елларда Панаев театрында беренче тапкыр 17 яшьлек Федор Шаляпин чыгыш ясый. Булачак опера даһие жандарм ролендә чыгыш ясый, әмма каушап кала, сүзләрен әйтә алмый...

    Өлкән Панаевлар хакында да әйтү кирәк. Александр, Валериан һәм Леодорның әтисе, балачактан язучы-славянофил Сергей Тимофеевич Аксаковның дусты була. Александр Иванович хәрби карьера ясый, 1828 елда Кама буенда Городок авылы (хәзер Алексеевск районында) сатып ала. Аның балалары Кронид, Аркадий, Леодор һәм Валериан Городокта туа. Александрның бертуганы - Владимир - Пушкин чорында танылган шагыйрь-идиллик, патша сараенда канцеляриягә җитәкчелек итә.

    Бертуган Панаевларның әтисе - Иван Иванович Панаев - Екатерина чорында иң белемле кешеләрнең берсе, Новиков һәм Фонвизинның дусты була.

    Революциядән соң Панаевларның бер өлеше Россиядә кала, күбесе чит илләргә китә. Күптән түгел Петербургта Аркадий Александровичның оныгы - филолог Нина Платоновна Панаева вафат була.

    Элен һәм Надин үз бабаларын белмиләр. Надин ул үлгәч 10 елдан соң туа, ә Элен - сугыш елларында, Франция немецлар кулында булганда дөньяга килә. Тагын бер энеләре Александр, ул IТ инженер. Аларның барысы рус телен яхшы белә - бу әбиләре, Иосиф Павловичның хатыны - Александра Алексеевна (кыз фамилиясе Радкевич) тырышлыгы, ул оныклары бабалары телен белергә тиеш ди. Кызганычка каршы, алар телне соңгы белүчеләр. Аларның балалары һәм оныклары аны белми инде.

    Элен - Париж университеты математика профессоры, әлегә кадәр укыта һәм дөнья буйлап күп йөри. Ире Виктор, күренекле театр критигы, Майя Плисецкаяның дусты. Панаевларда әлегә кадәр гаиләнең яхшы гадәте саклана, алар бергә музыка әсәрләре башкаралар. Соңгы килүендә Элен һәм Надин бабалары тормышына бәйле урыннарда булдылар, Лаеш өязенең Емельяново авылында Панаевлар утары була. Аларның бабаларының бабалары монда җирләнгән: Петр Иванович, Александр Иванович, Иван Иванович. Аларның барысы Знамение чиркәвенең (бәхеткә каршы сакланган) алтарь өлешендә күмелгән.

    Панаевлар Алексеевск район үзәгендәге музейда, Городок авылында булдылар. Күрше Спас районында Танкеевка авылында тукталдылар, аннан соң Идел кичеп, бертуган Панаевлар, аларның сеңелләре Глафираның балачагы үткән Тәтештә булдылар. 18 гасыр ахырында алар яшьтән әтисез калалар, аларны тәрбияләү белән Надежда Васильевна (кыз фамилиясе Страхова), танылган шагыйрь Гавриил Романович Державинның туганы шөгыльләнгән. Панаевларның балачагы үткән Страховлар өе Тәтешнең Троицкий чиркәве янында була, кызганычка каршы, ул сакланмаган. Кунаклар башка истәлекле урыннарда да булдылар.

    Россия мәдәниятендә Панаевларның роле зур. Алар арасында хәрбиләр, инженерлар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре күп була. Панаевлар нәселендә әдәби әсәрләр җыючылар да бар, иң яхшылары Казанга васыять ителгән һәм 19 гасыр азагында хәзерге ТР Милли музее нигезен тәшкил итәләр. Казанда, Горький урамында әлегә кадәр Панаевларның ике йорты сакланган, кызганыч аларның берсендә дә истәлек тактасы юк...

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: