Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яшь талантлар Бөтенроссия фестивалендә үзләрен таныттылар

    Россиянең төрле почмакларыннан җыелган ике йөздән артык бала катнашкан "Твое Время" фестиваль конкурсында Лаеш балалары иҗаты лауреат дипломнары белән билгеләп үтелде. Узган елның сентябрь аенда район мәдәният йортында балаларның "Камея" заманча вокал студиясе оешты. Аның җитәкчесе Юлия Плескач Лаеш балаларының вокаль сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Ялгыз башкаручылар, дуэтлар һәм коллективка...

    Россиянең төрле почмакларыннан җыелган ике йөздән артык бала катнашкан "Твое Время" фестиваль конкурсында Лаеш балалары иҗаты лауреат дипломнары белән билгеләп үтелде.

    Узган елның сентябрь аенда район мәдәният йортында балаларның "Камея" заманча вокал студиясе оешты. Аның җитәкчесе Юлия Плескач Лаеш балаларының вокаль сәләтләрен үстерүдә ярдәм итә. Ялгыз башкаручылар, дуэтлар һәм коллективка йөрүчеләр район мәдәният йорты сәхнәсендә үткән концертларда, очрашуларда һәм башка чараларда үз осталыкларын шомарталар. Яшь җырчылар беренче мәртәбә Казан сәхнәсендә үз көчләрен сынап карарга булалар.

    Лаеш дуэты студиядә бары дүрт ай шөгыльләнә, әмма Татарстан башкаласында аның иҗатын бәяләделәр. Вероника Ефременко һәм Полина Воробьева абруйлы конкурс дипломантлары булдылар. Ә Артем Новиковның оригиналь чыгышына тамашачылар гына түгел, җитди жюри да югары бәя бирде. Талантлы вокалчы III дәрәҗә дипломанты булды. "LAI - DANCE" хореография ансамблендә катнашучылар аның номерын аеруча матур һәм истә калырлык итүдә булыштылар.

    -Балалар мондый фестивальдә катнашуларына сөенәләр, алар башка конкурсантлар чыгышларын күрделәр. Аларга үрнәк алырлык нәрсәләр бар,- дип сөйли Юлия Александровна. - Балалар ирешелгәннәрдә тукталып калмаслар, үз мөмкинлекләрен тагын да камилләштерү өчен тырышыбрак шөгыльләнерләр дип уйлыйм.

    Ольга Новикова фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: