Кама ягы
  • Рус Тат
  • Яшьләр дә, картлар да күңел ача

    Үзәк чыршы янына гаиләләре белән килделәр. Канәгатьсезлек чагылдырган йөзләр, моңсу күзләр һәм тизрәк өйгә кайтып китү теләге - болар яңа ел бәйрәме турында түгел. Телевизор каршында утырырга теләмәгән лаешлылар бәйрәмгә килүләренә бер генә минутка да үкенмәделәр. Ягымлы зур курчаклар, күңелле алып баручылар, бизәлгән чаналар, төрле утлар белән балкучы чыршы... Сабыйлар...

    Үзәк чыршы янына гаиләләре белән килделәр. Канәгатьсезлек чагылдырган йөзләр, моңсу күзләр һәм тизрәк өйгә кайтып китү теләге - болар яңа ел бәйрәме турында түгел. Телевизор каршында утырырга теләмәгән лаешлылар бәйрәмгә килүләренә бер генә минутка да үкенмәделәр. Ягымлы зур курчаклар, күңелле алып баручылар, бизәлгән чаналар, төрле утлар белән балкучы чыршы... Сабыйлар понида, зуррак балалар атта йөрде, ә тизлек яратучылар - тау шудылар. Кыш бабай белән Кар кызы барысын да Яңа ел белән котлады. Аниматорлар бер уен артыннан икенчесен тәкъдим иттеләр, ә балалар артистлар чыгышын карадылар һәм бию хәрәкәтләрен кабатладылар. Өлкәннәр музыка тактына бии-бии кушылып җырладылар. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Андрей Карсалов Лаешны бизәүдә актив катнашкан шәһәр кешеләренә бүләкләр тапшырды. Сәнгать мәктәбенең рәсем сәнгате бүлеге педагогы Елена Яшина, Калиткиннар гаиләсе, "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Руслан Газизуллин, газ җайланмаларын ремонтлау буенча РГЭС слесаре Артем Ильин, "Ферекс" ЧҖҖ бухгалтеры Гүзәл Хисаметдинова һәм "Сервис Бон" ЧҖҖ тегүчесе Ксения Шаронова кар фигуралары ясаганда иҗат, фантазия һәм уйлап табу сәләтен күрсәткәннәр. Әлеге талантлы кешеләрне шәһәр кешеләре нык алкышлады.

    Ә аннан соң тагын музыка, җыр, биюләр булды. "ЛаМунРай" вокаль-инструменталь төркеме, Имәнкискәдән җырчы Ландыш һәм башкалар чыгыш ясады. Өйләргә күтәренке күңел белән, яхшы тәэсирләр белән таралыштылар.

    Урта Девятово

    Чишмәдә яңадан җырлар яңгырады

    Чишмәдә яңадан җырлар яңгырады, әйлән-бәйлән йөрделәр. Күңелле уеннар һәм мәзәкләр, әкият геройлары һәм шактый заманча Кыш бабай, салкыннан битләре кызарган малайлар һәм кызлар - бер сүз белән әйткәндә, чып-чын Яңа ел. Аның матурлыгы шунда - ул табигать кочагында, чиксез күк астында боз шәһәрчегендә үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: