Кама ягы
  • Рус Тат
  • Җәйнең беренче көне искиткеч булды

    Лаеш районы балалары һәм өлкәннәре Балаларны халыкара яклау көнендә вакытны шәп үткәрделәр.

    Лаешта район мәдәният йорты каршында искиткеч бәйрәм оештырдылар. Континентлар Гавриил Державин исемендәге паркның үзәгендә һәм барлык почмакларында урнашкан. Якындагы парковканы да алганнар. Балаларга зур сомбреро кигән мексикалы белән боҗраларны ыргытырга кирәк иде. Эре пазллар җыйдылар, күзләрне бәйләгән килеш баудан ясалган лабиринтны уздылар, оригами ясадылар, фургонда уч төпләре сурәтен калдырдылар һәм башкалар. Импровизацияләнгән сәхнәдә мәдәният йортының яшь артистлары чыгыш ясады. Җырлар һәм биюләр “Мурзилка” театры чыгышлары белән үрелеп  барды. Балаларга һәм өлкәннәргә күңелсезләнергә вакыт булмады.

    ЮХИДИ хезмәткәре Мөдәррис Газизуллин балаларны юл аркылы дөрес чыгарга өйрәтте. Төсле печать алу һәм чираттагы секциягә үтү өчен балаларга сорауларга дөрес җавап бирергә туры килде.

    Бәләкәчләр фонтан бассейнындагы суга кулларын суздылар. Әти-әниләр аларны күз уңында тоттылар. Кечкенәләр һәм бераз зурраклар рәхәтләнеп “Дженга” уйнадылар. Агач конструкция җимерелеп юлга төшкәндә балаларның сөенүләренә чикләр булмады.

    Кояшлы көн, күңелле музыка, төрледән төрле уеннар һәм осталык сәгатьләре балаларның да, өлкәннәрнең дә кәефен күтәрде. Бәйрәм иң актив үзешчән сәнгатьтә катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Бәйрәмне оештыручылар күккә бик күп шарлар очырттылар, аннан соң барысы күңелле флешмобка кушылды.

    Күңелләре булган бәләкәчләр бәйрәмнән зур тәэсирләр белән киттеләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: