Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
мәдәният

Гыйбадәтханә дин тотучылар исәбенә төзелде

​​​​​​​ Сүзебез кешенең  могҗизалар тудыруга сәләтле ышану көче һәм куәте турында.

Күптән түгел миңа редакция биреме буенча Орел авылында булырга туры килде. Зур булмаган авыл территориясен караганда яңа агачтан салынган корылма өстендәге гөмбәзне күрдем. Кәшәнә ахры, дип уйладым.

Бу “Державная” Аллаһ анасы иконасы гыйбадәтханәсе булып чыкты. Бу гыйбадәтханәне мәхәллә халкы үз акчаларына төзүләрен ишеткәч гаҗәпкә калдым.

Күп еллар Орел авылы дин тотучылары мәдәният йортына җыелалар, кая туры килсә шунда догалар укыйлар, гыйбадәт кылалар, хәтта кемнеңдер өендә дә укыйлар. Кыенлыкларга да карамастан, Ореллыларның ышану көче арта гына. Шул чакта алар ярдәм көтмәскә, ә үзләренә үз гыйбадәтханәләрен төзергә булалар.

Авылдашлар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Һәркем көченнән килгәнчә акча бирә. Кемнәрдер иконалар, чиркәү кирәк-яраклары, мебель, савыт-саба – дини кыйммәткә ия булган бар нәрсә алып килә. Бервакыт авылга гыйбадәтханәгә акча җыю турында ишеткән яшь гаилә килә һәм гаилә башлыгы гыйбадәтханә төзүгә 100 мең сум акча бирә. Ул билгесез булып калырга тели, чөнки изге эшләр һәм хәйрия дан өчен түгел, ә җан кушуы буенча эшләнә.

Шулай итеп “Державная” Аллаһ анасы иконасы гыйбадәтханәсе төзелә. Һәм анда дини хезмәтләр регуляр төстә башкарыла. Дөрес, әлегә үз атакайлары юк, әмма Андрей атакай Казаннан килә һәм дин тотучылар өчен дини гамәлләр башкара.

Ә монда җайлы – нәкъ өйдәге кебек. Барысы матур: бар нәрсә зәвык белән һәм белеп эшләнгән – яратып һәм зур ышаныч белән. Монда гадилек тә, бөеклек тә берләшкән. Ә якты тынлык иң мөһим әйберләр турында уйларга мәҗбүр итә.

Дөрес, төзекләндерү эшләре тәмамланмаган әле. Алтарь җиһазлауга һәм башкаларга акча кирәк. Әгәр кемдер ярдәм итәргә әзер булса, теләсә нинди ярдәмгә сөенәләр. Орелда менә нинди искиткеч урын бар. Ә мин Аллаһ ярдәме белән бөек эшләр башкарып чыгарга булуына инандым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Гыйбадәтханә дин тотучылар исәбенә төзелде