Кама ягы
  • Рус Тат
  • Сабан туе кунаклары Лаеш ягы мәдәнияте белән таныштылар

    Лаеш районы республика Сабан туенда актив катнашты.

    Автор фотосы

    Лаеш районы утары милли бәйрәмебез барышында кунакларны күп җәлеп итте.

    Узган якшәмбедә Татарстан башкаласының өч мәйданында бер юлы халык күңел ачулары булды: Дербышкидагы Каенлыкта, Аккош күле буенда һәм Тынычлык бистәсендә. Соңгы мәйдан гадәт буенча төп дип санала. Сабан туе кунакларының төп сәхнәгә бару юлында республика районнарының утарлары урнашкан иде. Быел алар унбер иде.Һәркайсы килүчеләрне үзләренә җәлеп итәргә тырышты: иске тракторлар күргәзмәсе, тере балыклар йөзгән буа яки зоопарк белән.

    Лаеш районы монда күп күрсәткечләр буенча алдынгы буларак күрсәтелде. Безнең район ишегалдында торак йорт уеп ясалган рус бизәкләре белән эшләнгән. Анда Каравонның күчмә музее урын алган. Ә менә безнең район экспозициясенең үзенчәлеге - фонтаннары һәм корабле булган ясалма сулык булды. Ул Лаеш районының иксез-чиксез Идел һәм Кама су киңлекләре һәм “Кама диңгезе” пляжы булуын күрсәтә. Теләге булганнар рус халык уены “Чиж” уйный алдылар. Район башлыгы Илдус Зарипов та үзенең осталыгын сынап карады.

    -Сабан туенда барлык милли төсмер күрсәтелгән, - диде газетабыз хәбәрчесенә Чаллы кунагы Илдар Шәкүров. – Һәр мәйданчыкта гадәти булмаган, сәер әйбер бар. Карарлык нәрсәләр бар, гаҗәпләнерлек әйберләр бар, сөенерлек кешеләр бар. Хәзер инде якыннанрак танышу өчен кайсы районнарга барырга кирәклеген беләм, шул исәптән Лаеш районы да. Казанлылар һәм безнең республика кунаклары читтән үтеп китмәделәр. Кешеләр импровизацияләнгән яр буенда фотога төштеләр, артистлар чыгышын видеога төшерделәр, Лаеш ягы көнкүреше белән таныштылар. Куас, бал, җиләк һәм балык сатылган лавка янында чират хасил булды.

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш утарының мактаулы кунагы булды. Республиканың беренче заты өчен Лаеш утары буенча мини-экскурсия үткәрделәр. Рөстәм Нургалиевич балаларның бергә фотога төшү теләгенә каршы килә алмады.

    Бәйрәм театральләштерелгән пролог – төп сәхнәдә “Алтын бөртекләр” тамашасы белән башланды. Аның темасы борынгы татар йоласы – аулак өй булды. Оештыручылар  ышандыруынча бу тамашада 1000гә якын артист катнашкан.

    Республика  Сабан туеның күп санлы сәхнәләрендә берничә сәгать дәвамында татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады. Бәйрәм кунаклары гер күтәрүдә, капчык киеп йөгерүдә, баганага менүдә һәм башкаларда көч сынаштылар. Истәлеккә тәңкә чүкергә, портрет ясарга яки ниндидер сувенир сатып алырга була иде. Теләге булганнар кәрзин үрү, токмач кисү, калфак ясау, түбәтәй чигү, балчыктан әйберләр ясау һәм тимерче эшләре һәм башкалар буенча осталык сәгатьләрендә катнаштылар. Мәйданга килүчеләргә күп тапкырлар халыкара ралли-рейдларда җиңү яулаган “КамАЗ-мастер” командасы тарихы турында сөйләделәр. Бәйрәмнең төп  мәйданында кичкә кадәр көрәшчеләр төп приз – тәкә һәм квадрацикл өчен бил алыштылар.

    2022 ел Сабан туе үтте. Киләсе елда татарстанлыларны тагын да матуррак тамаша, бәйгеләр, сыйлар һәм яхшы кәеф көтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: