Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
мәдәният

Сокурыда мәчет территориясендә чишмә ачылды

​​​​​​​Сокурыда “Юлчы” мәчете территориясендә “Чишмә” (“Родник”) проекты кысаларында чишмәне тантаналы ачу булды.

Денис Фролов фотосы

Проектның координаторы – тернәкләндерү һәм җайлашу үзәге генераль директоры, ТР иҗтимагый палатасы әгъзасы Азат Гайнетдинов командасы. Проект район хәйриячеләре акчаларына тормышка ашырыла. Чишмә ачу тантанасында мөселманнарның дини идарәсе (ДУМ) үзәк ревизия комиссиясе рәисе Рөстәм Вәлиуллин, Татарстанның хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, республика Президенты аппараты вәкилләре катнашты.

-Су – ул чиста су чыганагы, иң зур байлык, - дип әйтеп үтте үз чыгышында Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов. – Иҗтимагый палата әгъзасы Азат Гайнетдинов бик тә игелекле эш башкара. Аның мондый социаль әһәмиятле проектлары күп. Ул күп кырлы кеше. Рухи көче, характеры нык. Азат Галимҗанович күп эшләр башкарыр әле дип өметләнәм.

Монда Азат Гайнетдиновның шаян сүзләрен искә алдылар: “Мин тагын бар прәннекләрне җыям. Команда эшли, ә минем хакта сөйлиләр”.

Мөгаен, дөрес әйтәләрдер, чөнки лидерсыз, кешеләрне оештыра, берләштерә алган әйдәүчедән башка аларны мондый проектларны тормышка ашыруга рухландырып булмый. Мәчет территориясендәге чишмәгә күп көч һәм акча салынган. Ул видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган. Теләге булган һәр кеше монда су алу өчен 6.00дан 22.00гә кадәр килә ала.

Проект җитәкчесе сөйләгәнчә, су эзләп скважина бораулыйлар. Чыганак табылган урында бина төзиләр, чистарту өчен фильтрлар урнаштыралар. Менә шуңа күрә чишмәдәге су чиста, барлык нормаларга туры килә.

Чишмә ачу тантанасында чыгыш ясаган Азат Галимҗанович ни өчен үзенең нәкъ менә бу проектны тормышка ашырырга алынуын аңлатты.

-“Чишмә” авыл халкын эчә торган су белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән, чөнки соңгы вакытта поселокларны су белән тәэмин итү зур проблемага әйләнде, аеруча җәй көне.

Бу Лаеш районы мәчетләре каршында ачылган беренче чишмә түгел. Габишево һәм Усады мәчетләре территориясендә дә чиста чишмә суы алырга була, ике атнадан Имәнкискәдә, ә август урталарында Столбищеда да чиста су булачак.

Азат Гайнетдинов сүзләре буенча, эшли торган чыганаклардан кешеләр көн саен уртача 7 тонна су алалар. Сокуры аша җанлы трасса үтүен исәпкә алсак, монда чиста эчә торган судан файдаланырга теләүчеләр тагын да күбрәк булачак.

Илдус Зарипов үз чыгышында ышандырганча, Лаеш районы “Чишмә” проектын тормышка ашыруда ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сокурыда мәчет территориясендә чишмә ачылды