Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
мәдәният

Владислав Ларкин: “ Инешләр кая алып бара? Гыйбадәтханәгә!”

Владислав Ларкин: “ Инешләр кая алып бара? Гыйбадәтханәгә!”

Коммерциячел булмаган автоном “Авыл территорияләре”оешмасының (АНО) яшь энтузиастлары Татарстан авылларында уннан артык борынгы гыйбадәтханә сайлап алганнар. Алар бу гыйбадәтханәләрне җыештыралар, тәрәзә һәм ишек уемнарын каплыйлар, бер сүз белән әйткәндә – бу архитектура истәлекләрен консервациялиләр.

 Казанның “Добрая” төзелеш компаниясе җитәкчесе Владислав Ларкин турында мин Державино авылына килгәч һәм җирле гыйбадәтханәнең архитектур формалары белән сокланганда ишеттем. Миңа ул чакта Владислав турында могҗизалар тудыручы изге Николай гыйбадәтханәсендә төзелеш эшләренә җитәкчелек итүче кеше буларак сөйләделәр. Яшь эшмәкәрнең кызыксыну өлкәсенең чиге юк икән. Владислав үзенең фикердәшләре белән элекке Казан губернасының Лаеш һәм Свияжский өязләрендә архитектур мирасны саклау белән бәйле мөһим бурычны хәл итәләр.

-Державинодагы гыйбадәтханә -  Лаеш өязендә без эшли башлаган беренче бина, - дип сөйли Владислав. – без Ярослав атакай белән 2019 елда гыйбадәтханәгә кердек. Аны безгә Лаеш шәһәреннән Сергий атакай күрсәтте, аның ачкычлары анда иде. Гыйбадәтханәнең ябык булуы сөендерде. Берничә дистә ел элек башкарылган үз вакытында эшләнгән эш бинаны саклаган. Әйе, су үткән урыннар, стеналарда ярыклар бар, әмма корылма бөтен,  яхшы хәлдә. Җимерекләр һәм чүп юк: үз вакытында чиркәүне саклаучы Вадим Михайлович Водоватов артык-портык әйберләрне җыйган, кирәге чыгар дип төзелеш материалларын гына калдырган. Без беренче чиратта явым-төшем үтмәсен дип түбәне ямадык. Барысы, хәтта алтарь да асфальт белән капланган иде – мондый хәлгә юлыкканыбыз юк иде. Тагын шунысы гаҗәпләндерде – шундый зур гыйбадәтханәдә алтарьның кечкенә булуы. Хәзер без моны аңлыйбыз, башта гыйбадәтханә зур булмаган, ә соңыннан өстәп салынган: икенче катта җәйге гыйбадәтханә, аш бүлмәсе һәм чиркәү манарасы ХIХ гасыр дәвамында төзелгән. Соңрак документларны караганда, мин мәхәллә советы әгъзалары арасыннан өч кешенең минем туганнарым булуын белдем.

Владиславны Державино авыл җирлеге белән күп нәрсәләр бәйли. Аның әбисе һәм бабасы монда яшәгән, ә ике туган карт әбисе җирле чиркәүдә җырлаучы булган. Аның туганнары әле дә монда яши. Аның бала чагы да бу җирдә үткән: һәр каникулы Лаеш җирендә узган. Ул монда өенә кайткан кебек кайта, бу як алдында үзенең җаваплы булуын тоя һәм җирле матур чиркәүне торгызу – ул кече туган җире өчен, ватандашлары өчен эшли алган бер зур эш.

Державинода Владиславны һәм аның коллегаларын хөрмәтлиләр, аларга ышаналар. Мәсәлән, хәзер совет хакимияте елларында кинотеатрларга караган хуҗасыз бинаны мәхәлләгә тапшыру мөмкинлеген карыйлар, сүз уңаеннан, анда Иван Николаевич Сергеев – Владиславның бабасы авылдашларына кино күрсәткән. Бу бина чиркәүдән ерак түгел һәм вакыты белән, ремонттан соң, бәлки балалар өчен якшәмбе мәктәбе ачарлар, социаль әһәмиятле чаралар үткәрерләр.

Чиркәүнең эчендә бүген өч эшче эшли: Евгений, Таһир һәм Василий. Алар стеналарны штукатурлыйлар, декоратив элементлар ясыйлар.

Төзүчеләрнең максаты – быел 307 ел туласы гыйбадәтханәнең алтарын һәм төп өлешен ремонтлап бетерү.

Монда эшләр күп әле. Ларкин һәм аның командасындагы бу бердәнбер гыйбадәтханә түгел. Мәсәлән, Шуранда Рождество чиркәве бар. Ул йөз ел буш торган. Хәзер кешеләр кайгыртуы һәм игътибары алды. Волонтерлар гыйбадәтханәне чистарттылар. Осталар фундаменттан стеналарны торгыздылар, тәрәзә уемнарын эшләделәр һәм вакытлы тәрәзәләр куйдылар. Су үткәрелгән һәм грунт тикшерүгә алынган. Парапетлар һәм алтарь гөмбәзе торгызылган.

Владислав Ларкин боларның барысын битараф булмаган гади кешеләр ярдәме белән эшләнүен яшерми. Ярдәм итәргә теләгәннәр өчен социаль челтәрләрдә “Куда бегут ручьи” төркеме бар. Кирәк булган ярдәм турында бар мәгълүмат анда. Гыйбадәтханәләрне торгызуга кешеләр акчалар бирәләр, ә кемнәрдер үз хезмәте, осталыгы, сәләте белән көч кертә. Волонтерлар төзелеш материаллары белән дә ярдәм итәләр. Мәсәлән, күптән түгел билгесез булып калырга теләгән, бер кеше Шуран гыйбадәтханәсенә 8 капчык цемент китергән. Менә шулай итеп, Аллаһ ядәме һәм мәхәллә халкы тырышлыгы белән гыйбадәтханәләр – Россиянең дини мәдәният урыннары торгызыла.

Президент грантлары фонды акчаларына “Авыл территорияләре” АНО җиһазлар алган -  грунтны һәм стеналардагы ярыкларны инъектирлау өчен аппаратлар, шулай ук тикшерү һәм югарыда эшләү өчен күтәргеч алганнар. Бу гыйбадәтханәләр биналарын капиталь ныгытуда ярдәм итәр.

Бүген яшь эшмәкәр игътибар үзәгендә Лаеш районының Никольский чигендәге, Полянка, Карадули, Рождествено һәм башка авыл чиркәүләре.

Владислав Ларкин һәм аның коллегасы, “Авыл территорияләре” АНО директоры Павел Марьин Никольский авыл җирлеге депутатлары. Алар монда да җирле чиркәүнең эшен күз уңында тоталар, авыл яшәеше мәсьәләләрен хәл итәләр, халыкка үзара салым салу программасына контрольлек итәләр.

Эшмәкәр һәм меценат Владислав Ларкинның актив тормыш позициясе менә шундый. Ул гыйбадәтханәләрне торгызу эшендә җәмгыять ярдәменә һәм кешеләр катнашуына ышана.

-Аңлыйсызмы, - дип аңлата Владислав, - чиркәү – Аллаһ йорты ул. Без үз йортыбызны тәртиптә тотуга вакыт табабыз икән, аны гыйбадәтханә өчен дә табарга тиешбез. Аллаһ кануннарын саклап яшәргә тырышырга кирәк һәм Русьның православие гадәтләрен саклау зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Владислав Ларкин: “ Инешләр кая алып бара? Гыйбадәтханәгә!”