Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

2021 елның 18 нче февралендә Лаеш шәһәре Мәдәният йортында "Туган тел моңы" исемле конкурс-фестиваль үтте

Әлеге чара Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Халыкара туган тел көненә багышланды.

Фестивальне 2 нче Лаеш урта мәктәбенең "Радушие" музыкаль-инструменталь ансамбле татар халкының "Каз канаты" көе белән ачып җибәрде. Конкурс ике номинация буенча үтте: халык җырлары һәм милли биюләр. Лаеш районының 12 мәктәбеннән  33 җырлы-биюле  номер белән 100дән артык укучы катнашты.

Номинацияләр,  балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, 1-4, 5-8, 9-11 сыйныфлар өчен булган төркемнәргә бүленде . Фестиваль кысаларында укучылар,  милли киемнәр киеп,  халык  биюләре һәм милли җырлар башкардылар. Сәхнәдә татар, рус, украин, керәшен, мари халык җырлары яңгырады. Биюләрдән укучылар рус, татар, персия милли биюләрен яратып биеделәр.  

Жюри эшендә җырларның дөрес башкарылуын Татарстан Республикасының   танылган мәдәният хезмәткәре Хакимова Вәсимә Таҗи кызы, биюләрнең сәхнәгә куелышын  халык ансамбле артисты, хореограф Мартынова Валентина Павловна бәяләде.

 "Туган тел моңы" чарасы конкурс буларак кына түгел, халыклар дуслыгын берләштергән  җырлы-моңлы музыкаль күренеш булып үтте.

ФОТО: http://laishevskyi.ru/news/kultura/v-laishevo-zvuchala-muzyka-rodnogo-yazyka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев