Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Белемгә омтылуга яшь киртә түгел

​​​​​​​“Зур этнографик диктант” халыкара акциясе быел алтынчы тапкыр үтте.

Аның максаты җир йөзендә яшәгән төрле халыкларның мәдәни культурасы белән, шулай ук гомуми этномәдәни грамоталылык белән танышудан гыйбарәт булды.

Диктант язуда рус, испан яки инглиз телен белгән Россия Федерациясендә һәм чит илләрдә яшәүчеләрнең барысы катнаша алды. Тестны онлайн форматта miretno.ru. рәсми сайтында да үтәргә була иде. 45 минутта 30 сорауга җавап бирергә кирәк, шуларның 20се – бөтенроссия һәм 10 сорау төбәк характерында. Тест өчен 100 балл җыю иң зур күрсәткеч.

Лаеш районында диктант язу өчен 6 мәйданчык теркәлде. Аларның күбесе онлайн режимда эшләде: Лаешның 1нче гимназиясе, Лаешның Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге 2нче, Габишеводагы М.А. Гәрәев исемендәге урта, А.П. Малышев исемендәге Столбище урта мәктәпләре, Усадыдыга күп профильле “Сәламәт буын” лицее. Нармонка мәктәбендә акция офлайн-форматта үтте. Этнографик мәдәният буенча белемнәрен тикшерергә өлкән сыйныф укучылары гына килмәде. Нармонкада диктантта катнашкан 60 кешенең 26сы – бу әбиләр, бабайлар һәм укучыларның әти-әниләре. Чара яңа куркыныч COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау буенча барлык таләпләрне үтәп үткәрелде.

Бәйрәм һәм эшләмәгән көннәрдә этнографик диктантта барлыгы Лаеш районында яшәүче 300 кеше катнашты. Мәктәп балалары белән бергә пенсионерлар да, пенсия алды яшендәгеләр дә активлык күрсәтте. Алар арасында Усадыдан 35тән 57 яшькәчә 15 кеше, 58дән 66 яшькәчә сигез габишеволы бар. Белемгә омтылуга яшь киртә була алмый.

Диктантта катнашучыларга нинди сораулар бирелүе турында Лаеш районы мәгариф идарәсе методисты Ләрия Сафинадан белештек.

-Рус крестьяны бүреге нәрсәдән ясалган? Удмуртларның милли гадәти ризыкларының исеме ничек? Нәрсә ул калфак? Татарстанда нинди халыклар яши? Бал кайсы халыкның милли азыгы? Тестта шушы һәм шуңа охшаш сораулар һәм җаваплар вариантлары бар иде, - дип хәбәр итте Ләрия Нуретдиновна. – Диктант йомгаклары 2021 елның 12 декабрендә, РФ Конституциясе көнендә акциянең рәсми сайтында урнаштырылачак.

Зур этнографик диктантта катнашучыларның барысы баллары куелган сертификат алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев