Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

«Без бергә!»

Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында "Без бергә!" нәфис халык иҗатының балалар республика фестиваленең зона этабы үтте.

“Без бергә!” фестиваленең йөздән артык артистын Лаеш шәһәре район мәдәният йортының концерт залы кабул итте.

Холлда күргәзмә ачылды, анда халык осталарының эшләнмәләре һәм декоратив-гамәли иҗат эшләре тәкъдим ителде. Күп кенә экспонатлар ике мөһим датага - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Музыкаль конкурста Лаеш, Биектау, Яшел Үзән, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарының иң яхшы иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады. Балалар 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәр һәм 13тән 18 яшькә кадәрге ике яшь төркемендә чыгыш ясадылар.

Тамашачылар күңелен җыр-бию, музыка уен коралларында уйнау белән яулап, сәнгатьле сөйләм белән уңай тойгылар бүләк итеп, конкурсантлар Татарстан халыклары телләрендә иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Номерлар «Халык вокалы», «Халык ансамбле», «Хореография», «Инструменталь ансамбль», «Сәнгатьле сөйләм», «Мода театры», «Иҗади гаилә», «Театраль иҗат», «Иҗат канатлары» номинацияләрендә тәкъдим ителде.

Жюрида утырган Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре һәр чыгышны кырыс, әмма гадел бәяләделәр.

Фестиваль ел саен яңа йолдызчыклар ача. Ул халык иҗаты өлкәсендә балалар сәләтен ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итүгә, шулай ук балаларны этномәдәни мирас кыйммәтләренә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Чара халык җырлары, бию һәм театр сәнгате белән мавыгучы балаларны берләштерде.

Конкурс югары дәрәҗәдә үтте. Нәтиҗәләр барлык зона турларыннан соң билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X