Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Чиксез талант

Лаеш районы артисты Казанда үткән чиксез талантлар II Республика яшьләр фестиваленең финалына чыкты.

Галина Григорьева фотосы

Инвалидлыклары булган һәм булмаган яшьләр өчен инклюзив проектта Лаеш районы данын Лаешның сукырлар һәм начар күрүче балалар интернат мәктәбен тәмамлаган Александр Анисимов яклады. Ул барлык сайлап алу турларын лаеклы үтте.

Аның таланты район һәм республика масштабында да, бөтенроссия һәм халыкара дәрәҗәләрдә дә билгеләп үтелде. Дөм сукыр егетнең вокалы яхшы, ә иң мөһиме – җырлау һәм музыка белән шөгыльләнү теләге зур. Моның өчен атнага ике мәртәбә туган интернат мәктәбенә үзенең алыштыргысыз җитәкчесе Галина Григорьевна янына репетицияләргә килә, алар бергә югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Саша вокал белән өченче сыйныфтан шөгыльләнә, ә алтынчыдан һәр төрле конкурсларда һәм смотрларда катнаша. Яшь артист өенә һәрчак бүләкләр, грамоталар һәм дипломнар белән кайта, Галина Викторовна аларны республика фестивалендә  катнашу өчен җибәрә. Жюри Александр осталыгына югары бәя бирә һәм ул финалга чыга.

Талантлы егеткә транспорт һәм конкурста катнашуга документлар әзерләүдә “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәм итә.

Районда яшәүчеләр үзләренең талантлы якташлары белән горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X