Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Чишмәне изгеләндерделәр

Бима авылында Великомученица Параскева Пятница бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Риваять буенча, Бима авылында Ионовлар нәселеннән бер кыз яши. Бер тапкыр ул коега суга бара һәм Параскева Пятница иконасын таба. Икона табылу хәбәре тирә-якка тарала. Кешеләр аңа киләләр һәм дога кылалар, күпләре савыга һәм ярдәм ала. Шуннан бирле дүрт гасыр ярым инде (1557 елдан) ел саен Бима авылында Параскева Пятница хөрмәтенә догалар укыла. Быел 28 июньдә искиткеч икона пәйда булуга багышланган бәйрәм үткәрделәр

 

Белешмә өчен. Күп газаплар кичергән Параскева Пятница изге чишмәсен КПСС райкомының элекке беренче секретаре Анатолий Демидов төзекләндерә. Тотып алына, баскыч ясала, чишмә типкән урын ныгытыла, кәшәнә төзелә һәм коену өчен ябык урын булдырыла. 2017 елның көзендә Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, Лаеш район җитәкчелеге һәм “Татарстан Республикасы яшьләр берлеге” җәмәгать оешмасы ярдәмендә  EFES Rus компаниясе изге чишмәне төзекләндерде. Шулай тирәсендәге койма алыштырыла.

 

Яңгыр сибәләп торуга карамастан, иртәдән изге Параскева чиркәвенә православие динен тотучылар җыела башлады – җирле халык та, күрше авыллардан килүчеләр дә. Литургиядән соң Изге Параскева Великомученица иконасы пәйда булган урынга тәреле йөреш булды. Иеромонах Варсонофий атакай чишмәне изгеләндерде.

-Кәшәнә янында җирле шагыйрь Владимир Абросимов сүзләренә язылган җырны башкардык, ә аннан иске клубка юл алдык, концерт шунда булды, - дип сөйли Зөһрә Лезина. – Дусларыбыз – Василий Отмахов, Владимир һәм Зинаида Абросимовлар, Таисия Корчагина шигырьләрен укыдык. Аларның барысы кайчандыр мәдәният йорты каршындагы “Орфей” һәм “Диетон” клубларына йөрде. Хәзер бу талантлы кешеләр арабызда юк инде. “Бердәм Россия” партиясе бүләкләре сюрприз булды. Аларны өлкәннәргә һәм чишмәне карауда булышкан кешеләргә бирделәр.

Искиткеч икона пәйда булуга багышланган бәйрәмгә “Русские напевы” (Каипы), “Сударушка” (25 Октябрь  исемендәге поселок), “Вдохновение” (Лаеш), “Вера, Надежда, Любовь” рус фольклор ансамбльләре килде. Чишмәне изгеләндерү хөрмәтенә алар авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясадылар.

Хәйрия акциясе cлавян мәдәнияте фольклор гореф-гадәтләрен саклауга юнәлтелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев