Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Габишево укучылары ислам кабул итү тарихы белән таныштылар

Лаеш районында Идел Болгарының ислам динен кабул итүенең 1100 еллыгы кысаларында чаралар үткәрелә.

Фотоны Гөлнара Яруллина бирде

Габишеводагы мәдәният-спорт үзәгендә һәм авыл китапханәсендә җирле мәчет имамы Ирек хәзрәт катнашында укучыларны Идел Болгарының ислам динен кабул итү тарихы белән таныштырдылар.

Чара авыл китапханәсе базасында үтте. Укучыларга бу вакыйганың тарихи әһәмиятен аңлаттылар, мөселман мәдәнияте турында сөйләделәр. Өлкән сыйныф укучылары исламның Россиядә киң таралган икенче дин булуын белделәр. Ислам аерым бер халык дине генә түгел: ул милләтләрдән тыш. Аны тотучылар арасында безнең илебездә яшәүче барлык этник төркем вәкилләре бар.

Габишево мәчете имамы Ирек хәзрәт бәйрәм тарихы турында, ислам кануннары турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Укучылар шамаилләр турында аеруча кызыксынып тыңладылар – ул сынлы сәнгатьнең мөһим өлеше, мөселман мәдәниятенең үзенчәлекле феномены. Шамаил – ул стенага элә торган изге урыннар һәм мәчетләр сурәтләнгән, Коръән сүрәләре, афоризмнар, шигьри юллар язылган панно. Ул тушь белән языла яки басыла, пыялага яки киндергә майлы буяулар белән языла, чигелә. Шамаил торак йортларда түргә, ишек өстенә,  мәчетләрдә эленә.

Мәдәният-спорт үзәге белгечләре татар фольклорын, сәхнә, заманча күлмәкләрне күрсәттеләр. Костюмнар, күлмәкләр, яулыклар турындагы бар нечкәлекләрне сөйләделәр.

Татарстан – күп милләтле республика. Анда бар халыклар мәдәниятенә һәм дин тотуларына сакчыл мөнәсәбәт күрсәтелә. Халыклар гореф-гадәтләрен саклау өчен күп эшләр эшләнә. Халыклар дуслыгы – бу Татарстанның уңышлы үсеш нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габишево укучылары ислам кабул итү тарихы белән таныштылар

2
X