Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Гөлнара Глухарева:”Жюри әгъзаларының күзләрендә яшь иде”

М.Ә. Гәрәев исемендәге Габишево мәктәбе коллективы “Мин хәтердә сакларга өндим” фестивалендә беренче булды.

Сәнгать җитәкчесе ролендә чыгыш ясаган мәктәпнең педагог-психологы Гөлнара Глухарева конкурска әзерләнүнең барлык этаплары турында – идеядән чыгыш ясаганга кадәр сөйләде.

-“Мин хәтердә сакларга өндим” конкурсына кайчан әзерләнә башладыгыз? Узган елларда катнаштыгызмы?

--Конкурс турында нигезләмә мәктәпкә яңа ел бәйрәмнәреннән соң килде. Педагогик киңәшмәдә миңа моның белән шөгыльләнергә тәкъдим иттеләр, чөнки вазифам кысаларында мин драма түгәрәгенә җитәкчелек итәм һәм мәктәптә конферансье алып барам. Мәктәптә беренче ел эшлим, шуңа күрә барысы нольдән башланды: сценарий да, костюмнар да, актерлар да.

- Чыгыш ясауга әзерлек турында сөйләгез әле: сценарийны ничек әзерләдегез, нәрсәләр күрсәтергә омтылдыгыз, моның өчен нәрсәләр кирәк булды.

-Конкурс шартлары буенча безнең номер Бөек Ватан сугышының барлык этапларын яктыртырга тиеш. Бурыч җиңелләрдән булмады: яңа, кызыклы, үзенчәлекле сценарий төзергә кирәк иде. Аның өстендә бик озак эшләдем: әдәбият һәм Интернеттан өйрәндем. Нәтиҗәдә Ленинград камалышы темасын сайладым. Пьеса сценариен камалыштагы шәһәрдә яшәүчеләр һәм сугышчы-кызылармиячеләр хатлары нигезендә яздым. Безнең куелышта Ленинград камалышта булган елларда хәрби госпиталь тормышы турында сөйләнде: яралы солдатлар, медперсонал аны ничек кичергәннәр, әти-әнисез калган ятимнәрне ничек коткарганнар, ачлык һәм салкынны ничек җиңгәннәр.

-Иҗат коллективы өчен “артистлар” сайлау катлаулы булдымы яки аларның мондый конкурсларда катнашу тәҗрибәсе бар идеме?

-Сценарий әзер булгач мин аның коллегаларыма укыдым. Укытучылар минем эшне ошаттылар һәм моны сәхнәдә күрсәтү кирәк дип мине хупладылар. Рольләрне характер һәм тышкы кыяфәт буенча бүлдек. Кыенлык безнең труппада ир-егетләр булмауда иде. Әмма костюмнар киеп моны да эшләдек. Куелышта алтынчы сыйныф укучысы Дина Глухарева да катнашты. Ул  әнисе белән госпитальгә килгән кыз ролен уйнады. Ул әтисен өйдә ничек көтүе турында укыды. Бик тетрәндергеч булды.

-Куелыш өчен костюмнар ничек әзерләнде?

-Костюмнар белән Габишево мәдәни-спорт үзәге булышты. Пьесада катнашучылар өйләреннән шул чорга караган әйберләр алып килделәр – радиоалгычлардан кроватьларга кадәр. Болар да ул еллар атмосферасын булдыруда ярдәм итте.

-“Мин хәтерләргә өндим” конкурсында сезнең чыгыш ничек үтте?

-Конкурс безнең мәктәп базасында үтте, өстәвенә безнең команда беренче булып чыгыш ясады. Өйдә стеналар да булыша, диләрме әле. Без камалыштагы Ленинградта яшәүчеләрнең бирешмәүләрен һәм нык булуларын күрсәтә алдык. Камалышны өзү турындагы яңалык аеруча үзенчәлекле булды. Барысы шатланды, кочаклаштылар, җиңүгә сөенделәр. Спектакль “Нам нужна одна Победа” җыры белән тәмамланды. Барысы яхшы чыгыш ясады. Без моны жюри әгъзаларының күзләрендәге яшьләрне күргәч аңладык. Пьеса беткәч зал алкышларга күмелде. Ә аннан соң безнең мәктәпкә беренче урын бирелүен белдек.

-Конкурста катнашуга әзерлек барышында сезнең коллектив нинди тәҗрибә алды? Киләсе елда катнашасызмы?

-Без тырышып репетицияләр ясадык, озак әзерләндек, шуңа күрә һәр актер үз героен ача һәм рольгә керә алды. Һәр кеше үзен күрсәтә алсын өчен индивидуаль эшләргә туры килде. Мәктәпнең 12 кешедән торган театраль труппасы яңа, онытылмас тәҗрибә алды. Ә киләсе ел турында юрый алмыйбыз. Хәзерге шартларда фаразлар ясау җиңел түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс Габишево Лаеш районы лаешта реклама

2
X