Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Гомерен илгә хезмәт итүгә багышлаган

​​​​​​​Габишево поселогында яшәүче Галләм Мөбарәк улы Хәмәтшин кызыл армиячеләр сафына 18 яшь тә тулмаган чакта чакырыла. Әмма ул куркып калмый һәм бар сугышны үтә.

Галләм Мөбарәк улы 1925 елның 15 апрелендә ТАССРның Спас кантоны Түбән Әлки авылында (хәзерге вакытта ТР Әлки районы) зур крестьян гаиләсендә туа. Җиде сыйныфтан соң туган колхозында эшли башлый. Башта төрле эш башкаручы һәм тимерче булып эшли, аннары ат белән Куйбышевтан ашлык ташый.

Фронтка алынганда егеткә 17 яшь кенә була. Галләм Хәмәтшин Чита өлкәсендә хезмәт итә, Кытай территориясендә Япониягә каршы сугышта катнаша. 1948 елның февралендә демобилизацияләнә. Ә туган авылына 1948 елның 22 мартында гына кайтып җитә ала. Сугышта катнашучы «Японияне җиңгән өчен» медале һәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Аның хатыны Әминә Гарифулла кызы сугыш елларында колхозда тракторчы булып эшли. Алар 63 ел бергә гомер итәләр, бер ул һәм өч кыз тәрбияләп үстерәләр. Күпсанлы оныклары һәм оныкчыклары батыр ветеранның нәселен дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X