Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Гыйбадәтханә торгызыла

Үзләре өчен табыш алуга караганда халыкның рухи мирасын саклап, гыйбадәтханәләрне торгызырга, төзекләндерергә әзер кешеләр булганда илебез яшиячәк һәм үсәчәк.

Беренче тапкыр Державино авылына килгәч иң беренче булып борынгы чиркәү игътибарымны җәлеп итте. Бик матур булса да, әлегә ул эшләми икән. Биредә төзекләндерү эшләре баруын белдереп, янында төзү материаллары ята. Моның шулай икәнлеген җирле үзидарә җитәкчесе Исламия Камалиева да раслады. Аның әйтүенчә, чиркәүне матди ярдәм күрсәтүчеләр һәм анда йөрүчеләр ярдәме белән төзекләндерә башлаганнар.Хәтта 85 елдан соң беренче тапкыр Ходай литургиясен дә уздырганнар. Аны Рус Никольский авылының Николай Чудотворец храмы башлылы Ярослав (Филиппов) атакай башкарган. Мин Державин чиркәвендәге үзгәрешләр турында батюшка белән сөйләштем.

Державин авылында святитель Николай Чудотворец исемендәге ике престоллы чиркәүне 1715 елда төзиләр. 19 гасырның икенче яртысында яңартылган чиркәү җирле дин тотучылар ярдәме белән салынган, ул барокко стилендәге истәлек. Проектын архитектор Борис Иванов әзерләгән. 1883 елда чиркәү белән янәшә өч яруслы чиркәү манарасы төзиләр. Шулай ук чиркәүгә часовнялар буйсына: изге Князь Александр Невский исемендә, икенчесе-император Александр III һәм аның гаиләсенең 1888 елда булган тимер юл хәлакәтендә исән калулары истәлегенә. Төзелүенә өч гасыр узса да, чиркәү яхшы сакланган. Әйтерсең лә кемдер гел күз-колак булып торган.

Хәзер дә аның сакчысы бар. Ул шушы авыл кешесе Ваден Михайлович Водоватов, аны Вадим дәдәй дип йөртәләр.Ул җирле зиратка кечкенә часовня да төзеп бастырган. Өе дә чиркәүгә каршы гына тора. 

Узган җәйдә биредә эш туктап тормады. Державинода яшәүче әбиләрнең инициатива төркеме бик тырышып эшләде. Казаннан да ярдәмгә килделәр. Беренче каттан балчык чыгардылар, ашау бүлмәсен ясадылар, ә Алтарьга җылытылган идән җәйделәр. Җылыту корылмасын җыйдылар, яңа тәрәзәләр куйдылар. Иске штукатурканы кубарып, часовняны буядылар, түбәне яңартылар. Чиркәү манарасы - зур горурлыклары.

Алла йортына кергәндәге капка да яңадан эшкәнгән. Күп уңай үзгәрешләр булса да, халык кыңгырау, бинаның эчен штукатурлау өчен акча җыя. Хәзер дә ярдәмнең һәр төрен рәхмәт әйтеп кабул итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев