“Исемең матур, кемнәр куйган?”
Район мәдәният йортында узган һәм үсеп килүче буынга рухи тәрбия бирүгә юнәлтелгән чара шулай аталды.
Ул “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Лаеш бүлеге тарафыннан Лаеш районы мөхтәсибәте катнашында оештырылды. Кунаклар арасында дин әһелләре, мәктәп укучылары һәм техникум студентлары, шулай ук төрле яшьтәге шәһәр һәм район кешеләре бар иде. Бәйрәмне Имәнкискә авылы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре чыгышы ачты. Хәербилеләр балага исем кушуны театральләштереп күрсәттеләр. Тамашачылар оештыручыларга шундый кызыклы кичә өчен рәхмәт белдерделәр. Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәвгат хәзрәт “Ак калфак”ның Лаеш бүлеге җитәкчесе Гәүһәрия Зарипова-Вәлиуллинага рәхмәт хаты һәм диплом тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев