Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Кач ману бәйрәме белән!

Кач ману – бөек рухи яңару һәм чистару бәйрәме ул. Бу көн изге гамәлләр кылырга юнәлтә, изгелек, тынычлык һәм ярату турында искәртә.

Лаеш районында яшәүче православие динен тотучылар!

Кач ману – бөек рухи яңару һәм чистару бәйрәме ул. Бу көн изге гамәлләр кылырга юнәлтә, изгелек, тынычлык һәм ярату турында искәртә.

Бу көнне изгеләндерелгән су өйләребезгә иминлек алып килүче тормыш символы булып тора, ә коену җанны һәм тәнне аруландыра.

Кач ману бәйрәме безгә үзеңнең эчке чисталыгыңны саклау кирәклеген искәртә. Әгәр һәр кеше үз җаныннан һәм гаиләсеннән башласа, ул чакта без бергәләп тормышыбызны яхшырта алачакбыз.

Меңнәрчә ел дәвамында бу көн кешеләргә якты өметләр бирә, яхшыга ышануны ныгыта. Ул безне Россиядәге дини гореф-гадәтләр чыганакларына, мәхәббәт һәм шәфкатьлелеккә юнәлтә,  изге эшләргә рухландыра.

Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бәхет сезнең күңелегезне җылытсын, бүгенге шатлык китмәсен, ә чын күңелдән ышану ел буена изге гамәлләргә көч бирсен.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев