Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Кече Елга кызы “Татар кызы-2019” конкурсында җиңде

Резедә Кадыйрова “Иң иҗади кыз” номинациясендә конкурс җиңүчесе булды.

Лаеш районы матбугат хезмәте фотосы

Кече Елга мәктәбенең алтын медалисты хәзерге вакытта Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникация институтының икенче курсы студенты, ул «интерьерлар дизайнеры» белгечлеге буенча белем ала. Кызның талантын лаеклы бәяләгәннәр һәм аның рәсемнәрен кайбер сюжетлары Лаеш читендә Кама елгасы буенда төшерелгән Гүзәл Яхина романы буенча “Зөләйха күзләрен ача” фильмында кулланганнар.

Резедә Кадыйрова “Татар кызы-2019” конкурсында катнаша, район һәм зона этапларында җиңеп, конкурсның 12 финалисты арасына керә. Татарстанның төрле районнары һәм шәһәрләреннән килгән кызлар республиканың иң яхшы татар кызы исеме өчен көрәшә. Лаеш районы вәкиле өчен финал этабында җан атарга мәдәният бүлеге начальнигы Илнур Гайниев җитәкчелегендәге делегация бара. Лаеклы чыгыш ясап, Резедә Кадыйрова “Иң иҗади кыз” номинациясендә конкурс җиңүчесе була.

Моның Лаеш районы кызларының әлеге дәрәҗәдәге чараларда беренче генә җиңүе булмавы куандыра. Ике ел элек тә Лаеш районының Кече Елга авылы кызы Миләүшә Зарипова “Иң матур кыз” номинациясендә җиңгән иде.

«Татар кызы-2019» конкурсының Халыкара этабы 27 сентябрьдә Ижевск шәһәрендә узачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев