Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Күңел ач, халык! Май чабу җитте

Кояшлы көн, дәртле музыка, төрле программа - Лаеш халкы кышны озатканда күңел ачкан мәйдан яныннан үтеп китеп булмый иде.

Бушлай коймак, балык ашы, уеннар һәм биюләр, атларда йөрү, сәүдә рәтләрендә сувенирлар һәм төрле тәм-томнар белән дуслар һәм якыннар компаниясендә күңелле Май чабу бәйрәме - бик яхшы үткәрелгән ял.

Бәйрәм кунакларын мәзәкләр һәм шаяртулар белән матур төсле костюмнарда скоморохлар каршы алды. Концерт программасында Лаеш, Зур Кабан һәм районның башка торак пунктлары артистларын күрергә мөмкин иде. Тамашачыларга скоморохлар, Борчак патша, Яз һәм Масленица бик ошады.

Лаешлылар барлык уеннарда да актив катнаштылар: аркан тарттылар, гер ярышында баһадирларча көч сынаштылар. Бию һәм әйлән-бәйлән күп кешене җыйды. Такмаклар конкурсын игълан иткәч күпләр микрофон янына тартылды. Барлык конкурсларда катнашучыларны тәм-томнар белән бүләкләделәр. Халык күңел ачуы ахырында традиция буенча карачкы яндырдылар – бу күңелле язгы бәйрәмнең кульминациясе булды.

-Кунаклар да, без үзебез - оештыручылар да, бәйрәмнән канәгать калдык, - дип белдерде алып баручы Альбина Латыйпова. - Һава торышы да уңышлы булды: бу көнне кояш балкыды. Яхшы һава торышы һәм бай программа үз эшен башкарды: һәркемнең кәефе бик яхшы иде.

Ә социаль челтәрләрдә шәһәр халкы һәм Лаеш кунаклары Май чабу бәйрәме турында менә ниләр язалар:

- Бәйрәмне менә дигән итеп үткәрделәр - коймак белән дә, балык ашы белән дә сыйладылар, күңел ачу программасы да югары дәрәҗәдә иде! Алып баручы (Масленица) бик шәп - супер.

- Афәрин, лаешлылар. Сезгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф, озын гомер, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев