Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре котлаулар кабул иттеләр

Якшәмбе, 10 ноябрьдә, РФ хокук саклау органнары хезмәткәрләре көне билгеләп үтелде. Лаеш районы тәртип сакчыларын тантаналы чарада хөрмәтләделәр: аларга бүләкләр тапшырдылар, алар өчен иң яхшы артистлар чыгыш ясады.

Җыелган хезмәткәрләрне Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов сәламләде:

-Безнең районда күп кенә мәдәни, спорт һәм социаль проектлар гамәлгә ашырыла. Күп торак пунктларда спорт мәйданчыклары төзекләндерелгән, яңа мәдәният йортлары төзелә һәм капиталь ремонтлана. Лаешта боз сарае төзү планлаштырыла. Район кешеләренә ял итәр, үз энергиясен юнәлтер урыннар бар. Ләкин гражданнар өчен шулай ук тотрыклылык, тынычлык һәм иминлекләре гарантияләнүгә ышану да мөһим. Сез аларның законлы хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләре сагында торасыз, үз тормышыгызны җинаятьчелек белән көрәшкә багышладыгыз. Һәрчак үз бурычыгызны намус белән һәм лаеклы төстә башкарасыз. Кешеләрнең тормышлары һәм язмышлары сезнең оперативлыкка һәм профессионализмга бәйле. Районга хезмәткә гомерләрен багышлаган ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Полиция хезмәткәрләренең алга таба да эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең элекке буыннары тарафыннан җыелган данлы традицияләргә тугры калачагына ышанам. 

ЭЭБ начальнигы Радик Егоров тәртип сакчыларына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. ЭЭБ ветераннар советы рәисе Олег Татьянкин ветераннарның хезмәтләре турында искә алды.

Күп полиция хезмәткәрләре билгеләнде – гамәлдәгеләре дә, ветераннар да. Мәсәлән, полиция капитаны Владимир Филатов Россия ЭЭМның “Хезмәттәге уңышлары өчен” беренче дәрәҗә медале белән бүләкләнде. Полиция майоры Дамир Гобәевка, полиция старшинасы Сергей Денисовка, полиция майоры Илнар Шәйхетдиновка Россия ЭЭМның “Хезмәттәге уңышлары өчен” икенче дәрәҗә медальләрен тапшырдылар. Полиция капитаны Альбина Королева һәм полиция лейтенанты Динар Шәйхетдинов Россия ЭЭМның “Хезмәттәге уңышлары өчен” өченче дәрәҗә медальләре, ә полиция капитаны Айрат Кыямов – күкрәккә тага торган билге алды. Милиция полковнигы Ренат Шәйхетдинов ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

Мәдәният бүлеге хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен искиткеч концерт әзерләгән. Аларны үз чыгышлары белән «Весна» һәм «Дуслык» дуэтлары, Анастасия Осипова, Илья Гордеев, Алия Чернова, Фидаиль Вәлиуллин шатландырды.

Фотолар һәм видеоны газета сайтыннан карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X