Кибермошенниклыкны профилактикалау
Транспорт полициясе хезмәткәрләре тарафыннан кибермошенниклыкка каршы тору буенча профилактик чаралар үткәрелде.
Татарстан Республикасы аэропортларының һәм тимер юл вокзалларының җәмәгать урыннарында һәм мәгълүмат стендларында кибермошенниклыкның иң киң таралган ысуллары турында мәгълүмат белән белешмәлекләр урнаштырылган.
Моннан тыш, полицейскийлар пассажирларга мошенниклык гамәлләреннән яклау чаралары һәм әлеге җинаятьләрдән зыян күрүчеләрнең гамәлләре алгоритмы турында мәгълүмат җиткерде. Белешмәлекләрдә гражданнар мошенниклык фактлары турында хәбәр итә ала торган телефон номерлары күрсәтелгән. Шулай ук транспорт объектларында каты тавышлы элемтә һәм «йөгерүче юллар» мөмкинлекләре дә файдаланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев