Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Китапханәдә яхшы укучыларны бүләкләделәр

Лаеш шәһәре үзәк китапханәсенең 135 еллыгы алдыннан иң актив китап укучылар өчен әдәби гыйбадәтханә хезмәткәрләре “Китап һәм уку бәйрәме” үткәрделәр.

Автор фотосы

Лаеш китапханәсе тарихында искиткеч битләр шактый.

Лаеш үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Любовь Кузьмина сөйләгәнчә, архив чыганаклар буенча район китапханәсенә 1887 елның 15 маенда нигез салына. Аның фонды даими тулылана. Әгәр 1914 елда ул 7-8 мең экземпляр булса, 1920 елда китаплар саны 10 тапкыр арта. 1936 елда район китапханәсе базасында балалар китапханәсе булдырыла, аның өчен 1600 китап бүленә. Районда китапханә эше шулай башлана.

Бүген Лаеш китапханәсе – ул даими тулыланучы китап фонды, уңайлы мебель һәм заманча җиһазлар гына түгел, өлкәннәр һәм балаларга яңа белемнәр алу һәм ял итү өчен чын мәгълүмати үзәк тә. Китапханәдә төрле яшьтәгеләр өчен клублар һәм иҗат берләшмәләре уңышлы эшли. Интернет һәм социаль челтәрләр яшьтәшләр белән аралашуны, тарихи, заманча һәм танып-белү әдәбияты дөньясына чумуны алыштыра алмый.

Һәр китапханә өчен иң кадерле казаныш ул аның укучылары. Китап һәм уку бәйрәмендә бүләкләү тантанасын иң яшь әдәбият сөючеләрдән башладылар.”Вместе с книгой я расту” номинациясендә Тимур Гарифуллин һәм Станислав Евдокимов җиңде. Евгений Белоусов һәм Анастасия Ильина “Уку лидерлары” дип танылды. Полина Опаринаны “Әдәби гурман” титулы белән бүләкләделәр. Балалар әдәбияты өлкәсендә иң күп китап укучы гаилә дип Ольга Анатольевна, Николай Александрович, Александра һәм Анастасия Калинкиннарны атадылар.

“Волшебные ладошки” һәм “АРТисты” арт-студиясенең иң актив әгъзаларын иҗади хезмәттәшлек өчен, шулай ук китап уку стажлары зур булган “Подруги” клубына йөрүчеләрне дә бүләкләделәр.

Үзәк китапханәнең иң яхшы өлкән яшьтәге укучылары: Камил Гайфуллин, Наталья Мосолова, Резеда һәм Разит Сибатовлар, Ирина Кузьмина, Мария Гришина, Наталья Королева һәм Людмила Татьянкина. Иң күп укучы гаилә дип Симоновлар гаиләсе танылды: Лидия Ефимовна, Алексей Александрович һәм Евгения Алексеевна. Китап уку стажы 60 ел булган Светлана Юрьевна Петрова әдәби гурман дип аталды. “Мин китаханәгә алты яшьтә килдем. Бер сәгатьтән беренче укыган китабым “Беляночка и Розочка”ны кире тапшырдым. Китапханәче минем укуыма шикләнде һәм эчтәлеген сөйләвемне сорады, мин рәхәтләнеп сөйләдем”, - диде ул.

Лаеш китапханәсенең барлык дусларына дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар. Әдәби бәйрәмгә килүчеләр әдәби гыйбадәтханә тарихы белән якыннан таныштылар, уңай һәм матур тәэсирләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев