Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Комиссия әгъзалары сайлаучылар өчен бәлеш пешерделәр

Татар Сараланында, 1736 участок сайлау комиссиясендә комиссия әгъзалары иҗади кешеләр, сайлауларга бар тырышлыкларын куйганнар.

Наилә Җиһаншина фотосы.

Теләсә кайсы сайлау участогына кирәк булган мәҗбүри җиһазлардан кала, комиссия әгъзалары авылдашлары өчен сый да әзерләгәннәр.

-Авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбарәкшин урамга чатыр куйды. Ике борынгы самавыр кайнаттык. Без, комиссия әгъзалары, кем нәрсә булдыра шуны алып килдек, табын кордык, - дип сөйли комиссия рәисе Наилә Җиһаншина. – Бездә барысы тыныч, активлык югары – 14.30га сайлаучыларның 80%тан артыгы тавыш бирде инде. Без музыка куйдык, кешеләр рәхәтләнеп биеделәр. Чын күңелдән ял иттеләр.

Теләге булганнар фотозонада фотога төшә алдылар – бу да комиссия әгъзалары эше. Үз-үзләрен төшерделәр (сэлфи), гаиләләре, дуслары, якыннары белән төштеләр.

Лаеш район депутаты, пенсионер, авыл Советының элекке рәисе Әмин Җиһаншин Лаеш районының потенциалы зур булуга ышана.

-Соңгы5-6 елда районда җитди уңай үзгәрешләр бара, - диде Әмин Нургалиевич. – Безгә шундый кешеләр турында кайгырта торган хакимият кирәк тә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев