Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Кулга кул тотыныйк, дуслар!”

Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең Х Республика иҗат фестивале лауреатларының икенче концерты шундый исем астында район мәдәният йортында үтте. Эстафета Лаешка бирелгән беренче концерт Арчада булган иде.

Сәхнәгә Казан, Питрәч, Арча һәм Лаеш вәкилләре чыкты. Безнең районны балалар йорты һәм интернат-мәктәп тәкъдим итте. Алар номерлары арасында “Кулга кул тотыныйк, дуслар!” фестиваленең күп тапкырлар лауреаты булган Марат Мөгыйнов һәм Лаеш интернат мәктәбендә тәрбияләнүче НТВ каналының “Ты – супер!” проектында катнашкан Арианна Литовченко чыгыш ясады.

Концертта мактаулы кунаклар да булды: Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башка рәсми затлар.

Татьяна Ларионова районның социаль-икътисади үсешенә һәм балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү буенча социаль-гуманитар проектларга зур өлеш кертүе өчен Михаил Афанасьевка ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рәхмәт хатын тапшырды. Фестивальне үткәрүдә ярдәмнәре өчен райбашкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм Лаеш балалар йорты директоры Рузалия Хәбибуллина “Мәрхәмәт” берләшмәсе рәхмәтләренә лаек булдылар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм “Бергә булдырабыз” социаль-гуманитар проектны  тормышка уңышлы ашыруы өчен Лаешның мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Наталья Сурулева Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Тамаша залы шыгрым тулы – чара лаешлыларга бик тә ошады. Алар сүзләре буенча, барысы бер тында үтте – концерт искиткеч булды. Матур башланды һәм азагы да матур булды, ут чыгарып биеделәр, костюмнары күз явын алырлык. Мәктәптән тыш эшләр үзәге, Шәфкатьлелек ордены һәм сынлы сәнгать студиясе мәдәният йорты холлында балалар эшләреннән күргәзмә оештырганнар, китапханә төрле осталык сәгатьләрне үткәрде, мәдәният йорты хезмәткәрләре уен программасы әзерләгәннәр.

Чара азагында “Кулга кул тотыныйк, дуслар!” фестиваленең символы Питрәч муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәевага тапшырылды. Лауреатларның киләсе концерты Питрәчтә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев