Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш балалары өчен күңел сөенә

Район мәдәният йортының актлар залында җәйге күтәренке кәеф хөкем сөрде. “Балачак дөньясы салават күпере” балалар иҗат фестивалендә ул шулай булырга да тиеш.

Бәйрәмне А. Денежкин исемендәге балалар шәфкатьлелек ордены һәм Лаеш районы мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырды. Күп катнашучылар җыеп бәйрәм җиденче тапкыр үтте инде. Сәламәтлекләре чикле балалар сау-сәламәт яшьтәшләре белән бер сәхнәдә чыгыш ясадылар.

-Лаеш районында балалар замана таләпләренә туры килерлек укый, үсә һәм яши алсыннар өчен күп эшләнә, - дип билгеләп үтте инвалидларның район оешмасы җитәкчесе Вячеслав Гусев. -  Шуңа күрә балаларга сәламәтлек, тырышлык һәм иҗат уңышлары, аларның илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен телим.

Фестиваль барышында Александр Денежкин исемендәге премияне тапшыру да булды. Интернат-мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Соловьева 2019 ел лауреаты булды. Бүләкне аңа Шәфкатьлелек ордены рәисе Зөһрә Лезина тапшырды.

Бәйрәмне әкият геройлары Горошинка, Бим һәм Бом исемле клоуннар алып барды. Алар тамашачыларны үз мәзәкләре белән көлдерделәр, малайлар һәм кызлар белән шаян уенннар үткәрделәр. Сәхнәдә яшь, әмма бик тә талантлы балалар чыгыш ясадылар. Сәхнәдән саф, моңлы тавышлар яңгырады, үзләре язган шигырьләрне укыдылар, ут чыгарып биеделәр. Лаеш районында иҗат белән шөгыльләнүче балалар күп, аларның осталыкларын югары дәрәҗәдә дә бәяләделәр инде. Фестивальнең барлык яшь катнашучылары дипломнар һәм призлар алдылар.

Балалар урыннарында утырып тора алмадылар, аниматорлар белән бергә сикерделәр, биеделәр һәм уйнадылар. Балалар – кечкенәләр дә, олыраклар да – чынлап торып сөенделәр: барысына күңелле булды, алар үзләрен иркен тоттылар, оялып тормадылар. Малайлар һәм кызларның барысы татлы бүләк алды.

Концерт Россия мәктәп балалары хәрәкәте активистлары оештырган бию флешмобы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев