Лаеш районы җырчысы иң яхшысы булды
Олы Кабан авылыннан Оксана Панцырева «Новое время» Төбәкара конкурсында җиңде.
Оксана ”Академик вокал” номинациясендә “Пепита җыры” белән чыгыш ясады. Үзенең 11-14 яшь категориясендә ул иң яхшысы булып чыкты һәм беренче дәрәҗә лауреат булды. Җиңүе өчен ул жюри әгъзалары кул куйган диплом һәм кубок белән бүләкләнде. Оксананы конкурска әзерләгән педагог Альбина Латыйпова да рәхмәткә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев