Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районында 3D-модельләштерүгә ничек өйрәтәләр һәм өйрәнәләр

Өчүлчәмле компьютер модельләштерүе соңгы елларда илебездә һәм тулаем дөньяда перспективалы тармакларның берсенә әйләнде. Лаеш районында да моңа балачактан ук өйрәтәләр.

Г.Р.Державин исемендәге Сокуры мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алмаз Сәхәбиев

укучыларның «Буыннар хәтере» фәнни-техник иҗаты республика конкурсында беренче

булды. Ул һәм аның укытучысы Анатолий Шишкин аларның конкурска ничек

әзерләнүләре һәм үзләренең планнары турында сөйләделәр.

- Алмаз, 3D-модельләштерү белән мавыгуың нидән башланды? Син моның белән

күптәннән шөгыльләнәсеңме?

- Интернеттагы бер тематик сайттан. Модельләрне күреп, үзем нәрсә дә булса эшләргә

теләдем, буш вакытта модельләштерүне өйрәнә башладым. Бу бер еллап элек башланды.

-Укучыларның «Буыннар хәтере» фәнни-техник иҗаты конкурсына әзерлек ничек барды?

Иң катлаулысы нәрсә булды?

- Конкурска педагог Анатолий Шишкин һәм түгәрәкнең яшь тәрбияләнүчеләре белән

бергә әзерләндек. Кече иптәшләр бик актив һәм аларның күп кенә идеяләре бар, шуңа

күрә алар фикеренә дә колак салдым. Иң авыры - Т-34-85 танк үлчәмен табу булды, чөнки

Интернетта төрле версияле якынча сызымнар гына бар. Нәтиҗәдә, нинди дә булса

детальләрнең үлчәмен үземә үзгәртергә, сайтларны карарга, хәрби фильмнар карарга туры

килде.

- Модельләштерү белән мавыгу булачак һөнәрне сайлап алуга йогынты ясадымы, әллә бу

бары хобби гынамы?

- Әйедер, мөгаен. Нәкъ менә модельләштерүдә мин үземә кызыклы булган нәрсәне таптым

- computer vision (CV), робототехника. Гомумән алганда бу гамәли иҗат. Ул эшләнмәләр

корпусын конструкторлаштыру, «тере» сызым ясау һәм 3D-басма вакытында макетлар,ң

детальләр һәм корпусларны булдыру өчен кирәк.

- Киләчәктә нинди проектларда катнашырга планлаштырасың?

- Мөмкин булган очракта, үземә ошаган конкурсларда катнашачакмын. Бу юнәлештә

эшләү һәм катнашу минем өчен бик кызыклы һәм ул эшнең асылына төшенергә ярдәм итә.

- Анатолий Юрьевич, сез 3D-модельләштерү буенча факультативны күптән алып бара

башладыгызмы? Моның өчен кайда укыдыгыз?

- 2019 елда «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында Россиядә «Үсеш ноктасы»

белем бирү үзәкләре эшли башлады. Үзәкләрнең берсе безнең мәктәптә ачылды.

Робототехника, шахмат, 3D-модельләштерү буенча өстәмә белем бирү берләшмәләре

ачылды. Үзәк педагоглары Яр Чаллы шәһәрендә «Кванториум»да өйрәнү уздылар. Бездә

5-11 сыйныфлардан 10 укучы белем ала.

- Сокуры 3D-моделистларының аеруча зур уңышлары турында сөйләгез әле.

- Алмаз Сәхәбиев World Skills стандартлары буенча яшь профессионалларның төбәк

чемпионаты призеры. Ул юниорлар арасында «Авиация техникасына хезмәт күрсәтү»

номинациясендә призер булды. Аның техник фикерләве яхшы үскән, ул компьютер

технологияләрен бик яхшы белә. Түгәрәккә йөрүче балалар, 5 һәм 6 сыйныф укучылары,

Җиңүнең 75 еллыгы алдыннан район конкурсы өчен хәрби техника макетларын

эшләделәр. Нәтиҗәләр көтәбез.

- Факультетның киләчәккә планнары белән уртаклашыгыз әле.

- Киләчәктә күбрәк укучыларны җәлеп итәргә теләр идек, чөнки безнең дәресләрдә

инновацион техника (3D принтер, 3D программа) белән эшләргә була, аларда әйләнә-тирә

мохитнең төрле модельләрен булдырырга мөмкин. Алмаз быел уңышлы гына 11

сыйныфка күчте. Ул үзенең белемнәре һәм осталыклары белән урта сыйныф укучылары

белән уртаклашыр, ә үзе БДИга әзерләнер дип уйлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 100 лет ТАССР Школа и ученики