Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш районының яшь йолдызчыгы

Талантлы кыз опера җырчысы булырга хыяллана

Күпсанлы конкурслар җиңүчесе Оксана Панцырева (фотода) һәм аның әнисе Вероника Панцырева “Кама ягы” газетасы редакциясенең сорауларына җавап бирделәр.

Оксана, сиңа ничә яшь һәм син нәрсә белән шөгыльләнәсең?

Мин Лаеш районының Олы Кабан авылында яшим. Миңа 11 яшь, 5 сыйныфта укыйм. Вокал түгәрәгендә педагог Альбина Латыйпова белән өстәмә шөгыльләнәм.

Вероника, ни өчен Сез балагыз өчен нәкъ менә шушы иҗат төрен сайларга булдыгыз?

Балачакта Оксана уенчыклар белән уйнаганда җырлый иде. Үсә төшкәч тә җыр белән кызыксынуы югалмады. Беренче сыйныфта без аны балалар сәнгать мәктәбенә фортепиано дәресләренә яздык. Безнең педагогыбыз Илсөя Сухарева иде.

Оксана, ә мәктәптә ничек укыйсың? Иҗат белән шөгыльләнү һәм уку авырмы?

Мәктәптә яхшы укыйм, билгеләр төрлечә була, нигездә, әйбәт. Мәктәп белән вокалны бергә алып бару кыен түгел, чөнки вокал буенча дәресләр атнага ике тапкыр. Кайчагында, конкурста чыгыш ясау сәбәпле, мәктәптә дәресләрне калдырырга туры килә, тик укытучылар булыша һәм аларны куып җитәргә ярдәм итәләр.

Оксана, сиңа сәхнәгә чыгу куркыныч түгелме? Җиңү өчен нәрсә кирәк?

Минем курыкканым юк, мин чыгыш алдыннан бераз дулкынланам, әмма әни һәрчак янәшәмдә, ул миңа булыша, көч бирә, киңәшләре белән ярдәм итә. Конкурста җиңү өчен үз алдыңа максат куярга һәм аны үтәргә омтылырга, үз осталыгыңны камилләштереп, күп шөгыльләнергә кирәк.

Вероника, кызыгыз уңышсызлыкларны авыр кабул итәме? Сез аңа ничек ярдәм итәсез?

Безнең өчен «җиңелү» сүзе юк, үз өстеңдә эшләргә кирәк. Мин кызыма һәрчак ярдәм итәргә тырышам.

Оксана, нинди конкурс аеруча исеңдә калды?

Ул Мәскәүдә узган «Зәңгәр экран дөньясы» фестиваль-конкурсы иде. Без анда әни белән бардык. Россия башкаласында мин беренче тапкыр булдым, шуңа күрә миндә иң якты хатирәләр калгандыр, мөгаен. Фестивальдә чыгыш ясаганнан соң мине гала-концертта чыгыш ясарга чакырдылар һәм мин бик теләп тагын бер кат бардым.

Оксана, буш вакытыңда син нәрсә белән шөгыльләнәсең? Дусларың өчен вакытың каламы?

Буш вакытым аз. Мин актив яшәү рәвеше алып барам: велосипедта, роликларда, кышын тимераякта, чаңгыда йөрим, дусларым белән аралашам.

Оксана, син нәрсә турында хыялланасың һәм кемгә охшарга телисең?

Минем хыялым - опера җырчысы булу. Мин Анна Нетребкога охшарга телим (Россиянең опера җырчысы – редакция искәрмәсе).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев