Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Лаеш шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

Никахлашу сарае гаилә парлары – бәйрәм кунаклары өчен үз ишекләрен бик теләп ачты.

Очрашуның тантаналы өлешеннән алдан үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның мини-концерты булды. Мәдинә Петрякова матур көйгә татар биюе тәкъдим итте. Арина Трофимова җыелучыларны «Эх, Андрюша, нам ли быть в печали» дигән дәртле җыр белән шатландырды.

Район ЗАГСына бәйрәмгә ике гаилә килде. Блохиннар гаиләсе Урта Девятово авылыннан. Владимир Ильич һәм Фаина Ивановна быел бергә яшәүләренең 57 еллыгын билгеләп үттеләр.

Гаилә башлыгы 42 ел дәвамында «Россия» совхозында механизатор булып эшли. Җитәкчелек хезмәткәрнең җаваплылыгын, грамоталылыгын, намуслылыгын һәм югары күрсәткечләрен югары бәяли, моның өчен ул берничә тапкыр бүләкләнә һәм Мактау грамоталары ала. Хатыны - хезмәт ветераны. 1989 елда Казанда педагогия институтын тәмамлап, 40 ел педагогика өлкәсендә хезмәт куя, шул исәптән балалар бакчасы мөдире булып эшли.

Ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта бәхетле әби-бабайны алты онык һәм шул кадәр үк оныкчык сөендерә. Блохиннарның зур гаиләсендә барлыгы 24 кеше исәпләнә.

Мельниковлар гаиләсе Лаеш шәһәрендә яши. Антон Леонидович һәм Екатерина Петровна быел юбилейларын - 10 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үтәләр. Нәкъ менә 2011 елның 8 июлендә алар Лаеш районы ЗАГС бүлегендә никах теркиләр. Антон Леонидович янгын сүндерүче булып эшли, Екатерина Петровна – үзмәшгуль. Яшь пар ике бала үстерә.

Гаиләләрне бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова котлады.

- 13 ел инде без бу искиткеч бәйрәмне билгеләп үтәбез, авыл җирлегендә генә түгел, районда да абруй казанган гаиләләргә хөрмәт белән карыйбыз, - дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары. – Быел 8 июльгә 68 пар үзләренең никах белән бәйләгән. Районның унбер гаиләсендә бүгенге көнгә дүртенче бала туды. Гаиләдә өченче, дүртенче бала туу буенча яхшы тенденция күзәтелә... Мондый гаиләләр алдында баш иябез.

Татьяна Петровна Блохиннар гаиләсенә тантаналы төстә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален тапшырды. Шулай ук яшь юбилярлар – Мельниковлар гаиләсе дә чәчәкләр һәм бүләкләр алды.

Музыкаль котлавны Полина Галкинаның «Бие әйдә, ике бас» дәртле татар җыры дәвам итте. «Песенки о хорошем настроении» җырының кушымтасын Альбина Латыйпова белән бергә җыелучылар да кушылып җырлады. Аңа алып баручылар Светлана Арсютова һәм Әмир Ишбулдин кушылды. Трио «Мир не прост» җырын башкарып, үз чыгышлары белән концерт өлешен тәмамлады.

Традиция буенча, никахлашу сарае болдырыннан ирле-хатынлы парлар күккә төрле төстәге һава шарлары очырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш шәһәрендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

2
X